|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2017 Яңа китаплар
Равил Фәйзуллин – Татарстан Язучылар берлеге. (Публицистик уйланулар, тарихи фактлар, хатирә-күзәтүләр)Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Равил Фәйзуллинның бу китабы – Татарстан Язучылар оешмасы узган гыйбрәтле тарихи юлны озак еллар буе җентекләп өйрәнү һәм эзләнүләр нәтиҗәсендә туган зур җитди хезмәт. Язучылар берлеге эшчәнлегенә бәйле рәвештә автор татар әдәбиятына гомумкүзәтү ясый; әдәби хәрәкәтнең аерым чорларына, үсеш-яңарыш тенденцияләренә, кайбер күренекле әдипләр һәм аларның иҗатларына мөнәсәбәтен белдереп, ХХ–ХХI гасыр башы татар әдәбиятының тулы бер панорамасын тудыра. Китапта сирәк очрый торган күп санлы фото-документларның бирелүе хезмәтнең кыйммәтен арттыра.
--- |
Иң күп укылган
|