|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2017 Мәдәният
Мәскәүдә Татар тарихы һәм мәдәнияты бердәм үзәге ачылачакМәскәүдә гыйнвар урталарында Татар тарихы һәм мәдәнияты бердәм үзәге ачыла дип көтелә. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча Координация Советының 2016 елда узган соңгы утырышында Татарстан Республикасының вице-премьеры Равил Әхмәтшин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Мәскәү мэры Сергей Собянин белән килешү буенча Татарстанга «Энтузиаст» кинотеатрын бирү планлаштырыла. Нәкъ менә әлеге бинада Татар тарихы һәм мәдәнияты үзәге урнашачак та инде. Ул биргән мәгълүматка караганда, яңа музей концепциясе эшләнеләчәк. Татарстан вице-премьеры булдырылачак музей өчен татар миграциясе тарихы буенча материаллар әзерләү үтенече белән инде Кытай, Төркия, Финляндия һәм АКШ хезмәттәшләренә мөрәҗәгать иткән.
--- |
Иң күп укылган
|