|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2017 Яңа китаплар
Татар «Әлифба»сы : үткәне һәм бүгенгесеХезмәт татар халкының тарихи һәм мәдәни ядкяре «Әлифба» китабына багышлана. Төп игътибар XIX гасыр азагы — XXI гасыр башында Казан губернасы, совет чоры, советлардан соңгы чор Татарстанында гамәлдә булган басмаларга юнәлтелә. Алар — татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыручы уникаль чыганаклар. Монографиядә империячел, совет һәм советлардан соңгы чорларда Россия һәм Татарстандагы сәяси һәм иҗтимагый-мәдәни үзгәрешләрнең әлифба тексты һәм иллюстрацияләрендә ни дәрәҗәдә чагылуы һәм шуның нәтиҗәләре өйрәнелә, балачак һәм балалар, аларның олылар дөньясындагы роле күзәтелә. Өйрәнү-тикшеренү нәтиҗәләре фәнни яктан да, башлангыч мәктәп өчен яңа төр дәреслекләр әзерләүдә дә зур гамәли әһәмияткә ия.
--- |
Иң күп укылган
|