|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2017 Фаҗига
Коточкыч авиаһәлакәт: Boeing торак йортлар өстенә төшкән (ВИДЕО)Бүген Кыргызстан башкаласы Бишкәктә “Turkish Airlines” компаниясенең Boeing 747 йөк очкычы җирле вакыт белән 7.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 4.30 сәгатьтә) “Манас” аэропортына төшкәндә һәлакәткә очраган, дип хәбәр итә РИА Новости. Очкыч аэропорт янында дачалар урнашкан бистә өстенә килеп төшкән. Һәлакәт урынында унбишләп йорт җимерелгән, ике йорт янган. Бу һәлакәттә башта 20 кешенең гомере өзелүе хәбәр ителгән иде, шул исәптән экипажның өч әгъзасы һәлак булган. Соңрак Кыргызстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында “мәгълүматлар әле һаман ачыкланып тора, ләкин кимендә 30 кешенең һәлак булган"ын искәрткәннәр, алар арасында җирле халык һәм экипаж әгъзалары бар, дип белдергәннәр. Һәлакәт урыныннан төрле җәрәхәтләр белән 8 кеше хастаханәгә озатылган.
--- |
Иң күп укылган
|