поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.01.2017 Язмыш

Әгәр елап ятсам, бәлки мин аякка да басмаган булыр идем

Бәла уйламаганда килеп чыга. Кайда егыласымны белсәм, алдан салам түшәр идем, дип тикмәгә генә әйтмиләр. Йөгереп йөргәндә, дөнья куганда, без бу хакта уйлап җиткермибез. Институтта укып йөргән 21 яшьлек Миләүшә Зарипова белән булган бәхетсезлек очрагы тормышының астын-өскә китерә. Әмма ул, үзен кулга алып, яшәргә көч таба.

Авыру килеш хәтта үз бизнесын кора. Башкортстан якларында туып үскән кыз Казанга укырга килә. Теләге – укытучы булу. Әмма беренче елны укырга керә алмый. Миләүшә кулинария училищесына юл тота. Махсус әзерләнеп, икенче елны теләгенә ирешә – Казан дәүләт педагогика институтына керә. Миләүшә бик тырышып укый. Әмма тормыш ул теләгәнчә генә бармый. Урамда егылып, аның умырткаларына зыян килә. Шул сәбәпле, аяклары йөрми башлый. Гаилә кору, балалар үстерү турында хыялланган Миләүшә өчен зур сынауга әверелә бу вакыйгалар.

Җитмәсә, әнисе үлгән, әтисе яңа гаилә белән яши. Аяксыз калган кыз ничек тә рухын сындырмаска тырыша. Әнисенең дусты Лилия апасы аны институтка йөртә. “Ярты ел ятып кына тордым. Төркемдәш кызларыма рәхмәт. Алар мине ташламады. Сессиягә килгәндә, миңа өч кенә минут утырып торырга ярый иде. Әмма мин аны уйлап та карамадым. Авыртуларга түздем, укуны ташламас өчен, иптәшләрем белән бергә имтиханнар бирдем, – дип искә ала Миләүшә. – Шуннан соң аерым коммуналь бүлмәгә яшәр­гә күчендем. Кулымда бер әй­берем дә юк иде.

Иң беренче итеп суыткыч сатып алдым. Эш эзләп карыйм, мине алучы юк. Таныклыгың булса, машина би­рәбез, диделәр. Мин, такси яллап, автомәктәпкә йөрдем. Озак­ламый машинага утырдым. Машинам булса, эш табармын, тормыш җиңеләер дип уйладым”. Институтны тәмамлагач,  ТИСБИ­га юристлыкка укырга керә ул. Бер үк вакытта диспетчер булып эшли башлый. “Кеше кулына калмас өчен, күбрәк акча эшләү турында хыялландым. Гел өстәмә эш эзләдем. Шулай итеп бер транспорт компаниясенә шалтыраттым. “Мине эшкә алыгыз. Йөзегезгә кызыллык китер­мәм, әйбәт эшләрмен”, – дим. Шөкер, эшкә чакырдылар. Акча гына түгел, тәҗрибә дә тупладым мин анда. Тәвәккәлләп кредит алдым да үз ширкәтемне ачып җибәр­дем, – дип сөйли Миләүшә. – Башта куркытты, билгеле. Әмма елап утырсаң, эш бармый. Мин гел алга карадым. Башта бүлмәле булдым, аннан эшле, аннан бизнеслы, ә аннары фатирлы. Үзем­нең авыру икәнемне дә оныта идем.

Эш күп, сызлануларны да уйларга вакыт калмый. Авыр вакытлар күп булса да, мин сабыр иттем. Сабырлыгым юкка булмаган икән, озакламый булачак ирем Мөнир белән дә таныштым”. Гаилә коргач, Миләүшә бә­хеткә чума. Мөнирнең әти-әнисе дә киленнәренең йөри алмавына игътибар итми, мәрхәмәтле кешеләр булып чыга. Туачак сабыйларын алар озак көтә. Моннан берничә ел элек ире белән Яңа елны Таиландка барып каршылыйлар. Ә Казанга кайткач, Миләүшә карынында бала йөр­т­кәнен белә.

“Тормышыбызны түгәрәкләп, кызыбыз Алия туды. Хәзер аңа – 5 яшь. Әмма кечкенә булса да, миңа бик тә булыша. Кухняда да бергә эшлибез, өйне дә бергә җыештырабыз. Кызымның һө­нәр­ләре бик күп. Хәзер бар тормышым аңа багышлана. Йөри алмыйм дип тормыйм, коляскама утырып кызымны озатып йөрим. Аның янәшәсендә буласым килә, – ди Миләүшә. – Хәзер без зур йортта яшибез. Иремнең әти-әни­сен үзебезгә еш алып ки­ләбез. Алар килгәч, мунча ягам, бәлеш пешерәм. Кунак итеп җи­бәрәм. Тормышның ямен тоеп яшибез”. Миләүшәнең әле тагын бер бәби алып кайту теләге дә бар.“Мөнирнең яратуы аркасында, бәхетем артты.

Тормышта арт­тан этүче булмаганга, үз кө­немне үзем көйләдем. Әгәр елап ятсам, бәлки мин урыннан да тормаган булыр идем. Юлымда очраган авырлыклар яңа максатлар куярга этәргеч булды, – ди ул. – Ә хәзер тормышыма сөенеп туя алмыйм. Мин инвалид дип утырырга ярамый. Киресенчә, үзеңне башкалар кебек итеп тоярга кирәк”.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.01.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»