поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
16.11.2009 Мәдәният

ДӨНЬЯГА ТАНЫЛУ ӨЧЕН БАШНЫ ГИЛЬОТИНАГА ТЫГАРГА КИРӘКМЕ?!

Тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова бүгенге көн татар әдәбиятын “телсез” кеше белән чагыштыра. “Әгәр син эндәшмичә яшисең икән, синең хакта ничек белсеннәр ди?” – дип замандашлары алдында сорау куя ул. Гәүһәр ханым татар әдәбиятын тәрҗемә итү традицияләре юкка чыгуына борчыла, югыйсә нәкъ менә тәрҗемә милли әдәбиятка үзе хакында дөньяга аваз салырга мөмкинлек бирә.

Күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова – филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул татар телендә бик матур итеп сөйләшә, күптәннән татар әсәрләрен русчага әдәби тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. 2007 елдан республиканың “Идел” яшьләр журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Журналның рус теллесен чыгаруга җаваплы буларак, аңа “Идел”дә дә тәрҗемә итәргә туры килә.

 

Заманча татар әдәбиятын тәрҗемә итү өлкәсендә базар–сатулашу мөнәсәбәтләре хөкем сөрүе турында Гәүһәр Хәсәнова күптән түгел Казанда Татарстан Язучылар берлегенең 75 еллык юбилеена багышлап оештырылган конференциядә дә сөйләгән иде. “Тәрҗемәчене дә, язучыны да кимсетә торган шартларда яшибез без бүген. Мин моны үз тәҗрибәмнән генә чыгып әйтмим, гомумән вәзгыять шундый хәзер. Еш кына тәрҗемә ителергә лаек язучыларның әсәрләре түгел, ә сөйләшеп килешә алганнарныкы тәрҗемә ителә”, – дип белдерде ул конференциядә Гәүһәр Хәсәнова.

 

Тәрҗемә мәктәбенең мөшкел хәлдә калуы сәбәбен тәрҗемәче ханым татар әсәрләрен тәрҗемә итүгә аз игътибар бирелүеннән, бу эш системага салынмавыннан күрә. “Бүген әсәрен русчага тәрҗемә иттерергә теләгән язучы үзе тәрҗемәче эзләргә һәм аның белән эш хакы турында сөйләшеп килешергә тиеш. Әлбәттә, күп кенә язучының түләргә акчасы юк, нәтиҗәдә ул күзләрен мөлдерәтеп тәрҗемәче алдында мескен кыяфәттә басып торырга мәҗбүр. Ә тәрҗемәчегә бу очракта нишләргә?.. Кире кагарга да йөрәк базмый, риза булсаң – бушка эшләргә вакыт юк. Тәрҗемәченең дә бит тамак туйдырасы, фатир өчен түлисе бар, – ди Гәүһәр Хәсәнова. – Бүгенге тәрҗемәчеләр алар тулы канлы итеп иҗади эш белән шөгыльләнә алмыйлар: көндез дәүләт эшендә утырырга кирәк, ә тәрҗемәгә инде башкалар ял иткән вакыт – өйдәге кичләр, якшәмбе көннәре, бәйрәм яллары кала. Мин үзем бик тә Мөхәммәт Мәһдиевнең кайбер әсәрләрен русчага тәрҗемә итәргә теләр идем. Әмма моның өчен миңа ким дигәндә бер ел өйдән чыкмыйча гел шуның белән генә шөгыльләнергә туры киләчәк. Ә бу, көн саен эшкә йөреп, әлбәттә, мөмкин түгел”. Гәүһәр Хәсәнова татар әдәбиятын таныту һәм тәрҗемәчеләргә лаеклы эш шартлары тудыру өчен эзлекле рәвештә дәүләт ярдәме булдырылырга тиеш дип ассызыклый. “Үзеңнең иҗатыңны дөньяга таныту өчен башыңны гильотинага тыгарга кирәк микән?! Бәлки аның мәрхәмәтлеләрәк юлы бардыр?” – дип белдерә тәрҗемәче.

 

Билгеле булганча, соңгы берничә елда Татарстанда Ринат Харисов, Разил Вәлиев кебек татар шагыйрьләрнең русча җыентыклары дөнья күрде. Шулай ук Татарстан Язучылар берлеге ике томлы татар поэзиясе антологиясе белән дә мактана. Антология өстендә Россия Мәдәният министрлыгы грантына берлекнең Лилия Газизова җитәкчелегендәге рус әдәбияты һәм әдәби тәрҗемә секциясе эшли.


Айгөл ИСХАКОВА
Интертат.ру
№ | 12.11.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»