|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2017 Фаҗига
Сочида һәлакәткә очраган самолетта якташыбыз - “Любэ” төркеме бэк-вокалисты Җәфәр Нәсибуллин булган2016 елның 25 декабрендә Сочидан кузгалып очып киткән ТУ-154 самолетының һәлакәткә очравын, 70 секундтан ук Кара диңгезгә төшеп берничә мең кисәккә тетелү хәбәрен бөтен ил халкы тетрәнеп тыңлагандыр. Самолеттагы 92 кешенең берсе дә исән калмый: экипажы да, журналист-корреспондентлар да, 68 кешедән торган Александров исемендәге Россия Армиясенең җыр һәм бию хәрби ансамбле дә. Ниятләре изге: Сириядә, Хмейминда хәрбиләргә яңа ел алдыннан концерт куярга дип юлга чыкканнар алар. Һәлакәткә дучар булып һәлак булганнар арасында берничә татар кешесе дә, исемлектә безнең якташыбыз, тамырлары белән Нижгар өлкәсе Сабачай авылына тоташкан Җәфәр (Евгений) Әнвәр улы Нәсибуллин да бар. Җәфәр Нәсибуллинның Мәскәүдә, Казанда һәм Сабачайда яшәүче күп санлы кардәшләре кайгы-хәсрәтнең, мондый фаҗиганең нинди авыр икәнен тагы да тирәнрәк аңлаганнардыр. Җәфәр Нәсибуллин 1964 елда Мәскәүдә туып, 1988 елда Гнесиннар исемендәге музыкаль училищены тәмамлаган. Ренат Ибраһимов, Роза Хабибуллиналар белән дә бергә аралашып, җырлап йөреп алган. 1991-1995 елларда “Любэ” группасында (Игорь Матвиенко, Расторгуевлар), бэк-вокалист булып җырлап йөри. Татарча да (мәсәлән: “Ай, былбылым” җырын) бик матур җырлый булган. 1995 елдан Пятницкий исемендәге хорда чыгыш ясый. Соңгы елларда Александров исемендәге Россия Армиясенең җыр һәм бию хәрби ансамблендә эшли. Аны ачык күңелле, аралашучан булуы өчен дә хөрмәт иткәннәр, яратканнар. Игорь Матвиенко да “Пусть говорят” телетапшыруында: “Иң сәләтле укучым”, - дип бәяли. Мәрхүм-шәһит Җәфәр Нәсибуллинның нәселе Сабачай авылы белән нинди бәйләнештә соң? Әнисе Рәхилә (1937 елгы) Мәскәүдә туа. Аның әтисе Фатих Фәхретдинов (“Пәкруз” Фатихы – 1897 елгы) зур гаиләсен алып сугыш алдыннан Сабачайдан Мәскәүгә күчкән була. Барлык балалары да авылда туган, Мәскәүдә инде соңгы кызы Рәхилә генә дөньяга килә. Аның байтак туганнары яшь вакытта ук вафат булганнар. Апасы Зәкия – авылдашы “Черняй” Айсяга кияүгә чыга. Айся абзый кайнар кеше иде, гомеренең соңгы елларын авылда үткәрде. (Кызлары “Макар” Әхмәттә кияүдә). Тагы бер апасы – Факия дә авылдашы “Ак йон” Абделбәре белән гаилә төзи. Әле мәрхүм-шәһит Җәфәр Нәсибуллинның әтисе Әнвәр абыйның нәселенә дә тукталыйк. Әнвәр абзый (1937 елда Сабачайда туган) Шөмерле шәһәренең бер оешмасында шофер булып эшли, 1963 елларда Мәскәүгә күченә. Анда башта автобус йөртә, аннан бер авылдашы (“Әлче” Абделбәре) чакыруы белән Бадаев исемендәге заводка эшкә урнаша. Янында байтак кына авылдашлар да эшли. Озакламый Рәхилә апа белән гаилә дә кора. Мәрхүм-шәһит Җәфәр Нәсибуллинның әти-әнисе - Әнвәр абзый белән Рәхилә апаның һәм Җәфәрнең үз гаиләсенең дә (хатыны һәм быел укырга керәчәк Тимур исемле улы бар) кайгы-хәсрәтләре чиксез. Һәлакәтнең, фаҗиганең төп сәбәбе дә күрсәтелмәгән, ачык түгел. Мәрхүмнәрнең туганнар каберлегенә кайчан җирләнәчәкләре дә билгесез. Без, Сабачай халкы, авылдашларыбыз Әнвәр абзый белән Рәхилә апаның, аларның авылда, Мәскәүдә, Казанда, башка җирләрдә яшәгән күп санлы кардәшләренең дә тирән кайгыларын уртаклашабыз, бик авыр булса да чыдамлык, түземлек, Ходайдан сабырлык бирүен сорыйбыз.
Вафа КАМАЛЕТДИНОВ |
Иң күп укылган
|