поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.01.2017 Язмыш

“Сөйлисе килмә­вемнең сәбәбе – тормыш авырлыгы"

Күңелендә сугыш еллары хатирәсен саклаган Балтач районының Түнтәр авылында гомер итүче, озакламый 96 яшен тутыручы Фәүзия апа Рәхмәтуллина нигәдер үткәннәре турында сөйләргә ашкынып тормады. “И балам, мин хәзер үземне ничә яшьтә икәнне дә оныттым бит инде. Кызым Гөлфия, ничә яшь әле миңа?” – ди ул, уенын-чы­нын кушып.

Әби баштарак тыйнаклык күрсәтеп, бел­мәмешкә сабышса да, соң­рак үткәннәрне барларга тотынды.

“Сөйлисе килмә­вемнең сәбәбе дә – тормыш авырлыгы. Бер дә рәхәт күрмәдек бит без. Ачлык еллары искә төшеп үзәкләрне өзә. Эшләмәгән эшем калмады. Алатырь станциясе янында окоп казыдык. Казанны танклардан сакладык. Кеше кырмыска төсле күп иде анда. Чувашиядә бер әбидә йортта тордык. Чиратлашып ашау пешерә­без, идәнгә ятып йоклап ала идек. “Казан каймасы” төзе­лешендә минем дә өлеш бар. Ул чакта бик күпләр авыр­ды. Туңучылар күп булды. Туңмас җиреңнән туңарсың. Аякта чабата, өстә юка бишмәт. Күрде инде газиз башларыбыз”, – ди әбекәй.
 
– Сугыш елларында Шә­мәрдән бистәсенә җәяү йөр­дек. Ашлык ташыдык. Чанага ике пот ашлык салып Кукмарага урман аша йөри идем. Курку да булмаган. Ярый ла, без ул чакта – яшь кызлар. Арабызда балалы хатыннар да бар иде. Аларны кызганып кала идек.

Салым агенты булып та эшли әле Фәүзия әби. Әнә шул хезмәтнең авырлыгын әйтеп бетерә алмый ул. “Кү­тәреп эшлисе түгел, әм­ма җан­га тия торган эш. Ке­ше­ләрнең актык әйберен сорап аласың. Салым түлә­тәсең. Өстән кушалар, планны үтәр­гә кирәк”, – ди ул. Сугыш беткән көнне Фәүзия апа яхшы хәтерли. “Ул хәбәрне ишеткәч, шатлыктан еладык хәтта. Яшь-җилкенчәк идек. Кияүгә чыгып, балалар үсте­рәсе килә иде”, – ди ул. Бу хыялы да тормышка аша. Ире белән 1946 елда тормыш корып, 7 бала тәрбияләп үс­терәләр. Тик ишле гаилә­нең төрле чагы була. Кайчак ашарларына да җитми. Менә шул чакта балаларын ашатыр өчен, Фәүзия әби бер стакан онны бер чиләк бәрәң­гегә алыштыра торган була. Әле ярый, оны булган! Бер-бер артлы туган сабыйлар эне-сеңелләрен тәрбия­лә­шә­ләр. Бүген алар­ның алтысы исән-сау. Тик менә олы абыйлары гына үлеп китә. Әтиләре дә, 74 яшен тутырып, бакыйлыкка күчә.

“Әти сугышта катнашты. Яуда алган яралары үзен гел сиздереп торды. Әнә шуңа да ул озак яши алмады. Әле бит әни белән тигезлектә яшисе дә яшисе иде югыйсә. Тик Ходайдан узып булмый. Аның каравы әниебез озын гомерле булды”, – ди кызы Гөлфия.

Әбекәй бернинди авырудан да зарланмый. Җылы өендә, кызы тәрбиясендә гомер итә. Атна саен балалары кайтып хәлен белеп тора. Оныкларга, аларның балаларына сөенеп яши. Без кил­гәндә, туганнарның түгәрәк­ләнеп җыелган чагы иде. Ак яулыгын япкан Фәүзия апа кадер-хөрмәттә гомер итә. Үткәннәрне нигә искә төшер­мәгәнен әнә шунда аңладым мин. Бү­генге рәхәт тормыштан ки­тәсе килми аның. Хәтта ачлык-ялан­гачлык турында уйлыйсы килмәвенең сәбә­бе илләр­нең тыныч, табын­нарның мул булуында икән.

“Ил җитәкчеләренә рәх­мәттән башка сүзем юк. Өе­без җылы, табыннарда – мул ризык. Балаларым әнием дип өзелеп тора. Хәтта ки­леннәрем дә үз әниседәй тәрбияли. Аллаһы Тәгалә актык көннәремне бәхетле итте. Күрәсен дә күрдек, черек бәрәңгесен дә ашадык, аяк­лар ту­ңып бетә иде, тик сынатмадык. Безнең буын нык булган ул. Үзебез үстер­гән ризыкларны ашап, табигать нигъмәт­ләре белән тук­ланганга сәламәт без. Дөньядан һич кенә дә туеп булмый. Яшәгән саен яшисе генә килеп тора”, – ди әбе­кәй.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.01.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»