поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.01.2017 Авыл

2017 елда колорадо коңгызы күп булырмы: галимнәр фаразы

Үсемлекләрне саклау Бөтенроссия институты галимнәре 2017 елда колорада коңгызына каршы чаралар күрү кирәк булмаска мөмкин дип фаразлый. Бу, беренче чиратта, Россиянең Төньяк-Көнбатыш өлешенә кагыла. “Фермер.ру” сайты хәбәр иткәнчә, колорадо коңгызы, 2008 елдагы кебек үк, кризис кичерә.

Бу 2016 елның җәе яңгырлы килү һәм туфракның артык дымлы булуы белән бәйле. Узган ел бәрәңге сабагы фитофтороза белән нык зарарланды һәм канат чыгарган яшь коңгызларны ризыктан мәхрүм итте. Алар кышын исән калмаска мөмкин , ди галимнәр.

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының авыл хуҗалыгы биотехнологияләре бүлеге җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Зенон Сташевски исә бу фикер белән килешми. Аның сүзләренчә, һава шартлары колорадо коңгызларына йогынты ясамый диярлек.

“Колорадо коңгызы өчен яңгырлы җәй каршылык тудыра дип уйламыйм. Начар шартлар булган очракта, ул җир астына, бик тирәнгә төшеп китә. Аңа салкын кышлар да куркыныч тудырмый, чөнки начар һава шартларын ул ни рәвешледер тоемлый һәм саклана”, - диде белгеч “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Ана коңгыз шул кадәрле күп йомырка сала ки, хәтта аннан чыккан коңгызларның 1 проценты гына исән калса да, популяция юкка чыкмаячак, ди галим.

Зенон Сташевски билгеләп үткәнчә, колорадо коңгызына каршы агуны күп күләмдә түгел, ә сыйфатлысын һәм нәтиҗәле итеп кулланырга кирәк. “Сибелгән агуның нәтиҗәсе түбән икән — димәк бу контрофакт. Бакчада бәрәңге үстерү һәм аны агулау бик үзенчәлекле. Чөнки һәр кишәрлек хуҗасы моны үзенчә, төрле препаратлар ярдәмендә башкара”, - ди ул.

Белгеч фикеренчә, бәрәңгенең сабагын түгел, ә утыртканчы, орлыкларын агуларга кирәк. Бу очракта коңгызларга каршы нәтиҗәле көрәшеп була. Орлыкларны агулау үсемлекләрне июль азагына кадәр сакларга ярдәм итәчәк, диде бүлек мөдире.

“Үсемлекләрне агулаганга караганда, орлыкларны агулау кеше организмына азрак зыян китерә, чөнки агу күләме кимрәк файдаланыла. Орлыктагы агу эреп бетә һәм бик аз күләмдә генә, тамыр системасы аша, үсемлеккә сеңә. Әмма ул яңадан тамырга “әйләнеп кайтып”, яңа яралган бәрәңге уңышына сеңми”, - дип аңлатма бирде Зенон Сташевски.


Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-информ
№ --- | 10.01.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»