|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2017 Матбугат
"Тәртип FM" ябыла?Күңелсез яңалык: татар телле "Тәртип FM" радиосы ябыла, аның урынына Мәскәүнең "Business FM" радиосы сөйли башлый дигән хәбәр чыкты. "Тәртип" белән бергә "Европа Плюс" һәм "Дорожное радио" да үзгәреш кичерәчәк, имеш. «БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, моңарчы Казан эшмәкәре Зөфәр Ганиев карамагында булган әлеге радиостанцияләрне эре «РуМедиа» медиахолдингы 140-180 миллион сумга сатып алган. Әлеге холдингның хуҗасы - Россиянең иң бай кешеләре арасында 8нче урында торучы Владимир Лисин. "Тәртип FM"ның җитәкчесе Марат Ибляминов радионы сату буенча мәгълүмат бирүдән баш тарткан. Комментарийлар соңрак булачак, дигән ул. Әмма Роскомнадзор сайтында үзгәрешләр турында инде рәсми мәгълүмат эленгән.
--- |
Иң күп укылган
|