|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2008 Мәдәният
СӘХНӘ ТЕЛЕ ТЕЛ САГЫНДАМЫ? – РАМИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН БЕЛӘН ИНТЕРВЬЮКечкенә чакта безне кайчак: «Күп сөйләшсәң телеңне кыскартырбыз», – дип куркыткалыйлар иде. Белмим,телне кисәрлек ни эшли торган булганбыздыр, шулай да тел киселүнең яман икәнлеген бала булсак та аңлый идек. Укыган мәктәбем яртылаш рус мәктәбе булганга, классташ кызлар кергәндә бик «культурный» итеп русча сөйләшә башлыйбыз,андый чакта: «Үз телегезне онытып кыланып утырсагыз,телегезне кисәрмен», – дип әни «яный» иде. әнә шулай берьяктан күп сөйләшүнең, икенче яктан туган телне онытуның начар икәнлеген «төшендереп» үстерделәр безне. Кечкенә чакта безне кайчак: «Күп сөйләшсәң телеңне кыскартырбыз», – дип куркыткалыйлар иде. Белмим,телне кисәрлек ни эшли торган булганбыздыр, шулай да тел киселүнең яман икәнлеген бала булсак та аңлый идек. Укыган мәктәбем яртылаш рус мәктәбе булганга, классташ кызлар кергәндә бик «культурный» итеп русча сөйләшә башлыйбыз,андый чакта: «Үз телегезне онытып кыланып утырсагыз,телегезне кисәрмен», – дип әни «яный» иде. әнә шулай берьяктан күп сөйләшүнең, икенче яктан туган телне онытуның начар икәнлеген «төшендереп» үстерделәр безне. Белмим, без кайда һәм кайчан күбрәк сөйләшеп ташлаганбыздыр, телебезне яңадан кыскартырга чамалыйлар. Мәктәпләрдә татар телен укыту сәгатьләрен киметү хакында сүзләр йөри. Билгеле инде җитәкчеләребез дә,галимнәребез дә бу хәлне булдырмас өчен көрәшерләр. Тик хәлне көрәшкә җиткерү кемгә кирәк булды, кемгә комачаулый балаларның татар телен укуы? Хәер, татар теле өстендә куерган беренче болыт түгел бит инде бу. Беттем дигәндә дә, бетми калган чаклары күп булган аның. Чөнки коткаручылары көчле булган – әдәбият, театрлар, татарга хезмәт итүче сәнгать. Бүгенге сәнгать татар телен сакларга сәләтлеме, сәхнә телебез чын татарча камилме? Татар теле дәресләренә чынлап та бетү куркынычы яныймы? Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының мәдәниятне һәм Татарстан Республикасы халыкларының телләрен үстерү бүлеге башлыгы Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин белән без шул хакта сөйләшәбез. – Рамил әфәнде, бүгенге сәхнә теленең татар телен саклаудагы әһәмиятен ничек билгеләр идегез? – Бүгенге көндә гореф-гадәтләребезне, телебезне,фольклорыбызны саклый торган урын – ул театр. Театр – дәүләт эчендә дәүләт, милли җәүһәрләрне җыйган сандык. Тел мәсьәләсендә театрга бигрәк тә нык җаваплылык йөкләнә. әгәр дә сәхнәдә чын, камил телдә сөйләшмиләр икән,аның кыйммәте дә кими. Бүгенге көндә элекке еллар белән чагыштырганда сәхнә телен өйрәтүгә игътибар кимеде кебек. Безне сәхнә теленнән Асия апа Хәйруллина укытты. Бик көчле, бик таләпчән укытучы иде ул. Һәр хәрефкә, һәр авазга игътибарлы иде. Хәзерге күп кенә яшь артистлар сәхнәдә дөрес сөйләмиләр, авазларны бозып әйтәләр. Әгәр без театр телне саклаучы дип әйтәбез икән, ә бу һәрчак шулай булган да, сәхнә телен укытуга без бик нык игътибар итәргә тиешбез. өлкәнрәк буын артистлар, әлбәттә, камил, саф татар телендә сөйлиләр. Алар яшьләргә үрнәк булырлык. – Театрларда сөйләм теле ничек тә дөрес «калыпка» салына ул. Режиссер телне камил белгән һәм яраткан шәхес булса, сәхнәгә урам телен керттермәс. Ә менә эстрададан сөйләнгән сүзләр, кайвакыт сөйләм культурасының бөтенләй булмавы, татар телен саклауга түгел, аны бөтенләй эштән чыгаруга эшли кебек. – Гомумән, бүгенге көндә әйләнештә – базар теле. Бу проблема сәнгатьтә генә түгел, әдәбиятта да чагыла. Кайбер язучылар да телләрен гадиләштергәннән гадиләштерә баралар. Бу бик куркыныч тенденция. Артист сәхнәдән язучы язганны сөйли бит. Язучының теле камил, эрудициясе көчле икән, ул беркайчан да урам телендә язу түбәнлегенә төшмәячәк. Урам телен үз итә икән, димәк, интеллекты шул дәрәҗәдә. – Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен киметү хакында сүзләр булды. Бу сүзләр чынга аша калса,татар балалары татар телендә сөйләшергә оялган заман кире кайтмасмы? – Мәгариф системасыннан төбәк-милли компонентын алып ташлау турындагы федераль закон чыкты. Бу бик тә аяныч хәл. Егерменче гасыр башында безнең йөзләгән мәктәпләребез, мәдрәсәләребез булган. Ул заманнарда да сәясәт татар теленә карата йомшак булмаган. Бүген без демократик җәмгыятьтә,цивилизацияле илдә яшибез. Акыл белән, дәлилләп телебезне саклауда үз хакыбызны, әлбәттә, дауларга тиешбез.
Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|