|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2017 Мәдәният
Гүзәл Сәгыйтова улына Калеб дип исем куша?Сөмбел Гаффарова “Гүзәл Сәгыйтова улына Калеб дип исем куша?!” дигән хәбәрне “Калеб” сайтына урнаштырган. Бу сүзләргә тап булган кайберәүләр Сәгыйтованы котлый ук башлаган. Гүзәл дә югалып калмаган. “Аңа өч яшь бит инде - котлаулар белән бераз соңлагансыз”, - дигән ул.
Өч ел элек барлыкка килгән “Калеб” яңа буын җыены үзенчәлекле кичәләр, төрле форматтагы чаралар уздыра. Гүзәлгә исә калебтәгеләр, чыннан да, еш кына “Калеб анасы” дип дәшә икән. Калеб анасы 19 гыйнвар көнне әдәбият һәм музыка өлкәсендә яңа исемнәр белән танышу өчен театраль тамашага чакыра. Камал театрының Кече залында узачак “Калеб. Яңа дулкын” проектының финалына керү ирекле. Рәхим итегез!
Тулырак: http://kalebtatar.ru/article/3234
--- |
Иң күп укылган
|