поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.01.2017 Мәдәният

Мәскәүдәге гастрольләрдә 100 артык камаллы катнашачак (АФИША)

Иртәгә, 10 гыйнварда, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (Казан шәһәре) Мәскәү шәһәренә традицион гастрольләргә китә. 2017 елның 12-18 гыйнварында Россиянең Дәүләт академия Малый театрында Камал театры соңгы елларда куелган 7 премьерасын күрсәтәчәк.

Камал театры белән Малый театрның алмаш гастрольләре, матур традиция буларак, 2006 елдан бирле дәвам итә.   Гастрольләрдә Камал театрының 100дән артык хезмәткәре: артистлар, административ һәм техник состав вәкилләре катнаша.

111нче сезонда Камал театры Мәскәүгә соңгы елларның 7 премьерасын алып бара. Гастрольләр 12 гыйнварда 109нчы сезонның данлыклы премьерасы, Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча куелган "Хуҗа Насретдин" (режиссер Фәрит Бикчәнтәев) әсәре белән ачыла. Гастрольләр афишасында шулай ук: “Көтәм сине" (режиссеры һәм авторы Илгиз Зәйниев), "Кәҗә, Сарык һ.б." (режиссерлар Сәлимә Әминова һәм Илдус Габрахманов, авторы И.Зәйниев), М.Фәйзи әсәре буенча куелган "Галиябану" (режиссер И.Зәйниев), "Мәхәббәт FM" (режиссер һәм автор Илгиз Зәйниев), З.Хәким әсәре буенча куелган "Бармы ришвәттән дәва?.." (режиссер И.Зәйниев), Г.Цхвирава куелышында К.Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектакльләре дә урын алган. «Мәскәү гастрольләре өчен булдыра алганча төрле спектакльләр сайларга тырыштык. Монда милли, бүгенге көн драматургиясе дә, балалар өчен спектакль дә урын алган. Әлеге гастрольләр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәме белән үтә», – ди театрның директоры Илфир Якупов.

Мәскәү гастрольләре һәм Камал театрының 110-еллык юбилее кысаларында, 13 гыйнварда 13.00 сәгатьтә А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театраль музеенда “Каретный сарай” залында “Татар театрының тарихы плакатларда һәм афишаларда” дип исемләнгән күргәзмә ачыла.

Проект А.А.Бахрушин исемендәге ДҮТМ (Мәскәү), Г.Камал  исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Казан (Идел буе) Федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәттәшлегендә тормышка ашырылды. Күргәзмәдә беренче татар труппалары (“Сәйяр”, “Нур”) афишаларыннан уникаль җыентык, Татар  эшчеләр (“Эшче”), Колхоз-совхоз (күчмә) театрларының, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының  XX гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр чыгарылган афишалары тәкъдим ителә.

ИГЪТИБАР! Малый театрның төп бинасында ремонт эшләре бару сәбәпле, Камал театры гастрольләре театрның филиалы бинасында - Большая Ордынка, 69 йорт, Добрынинская метро станциясе адресы буенча уза. Кассалар телефоны: (495) 624 40 46, (499) 237 31 81. Гастрольләргә билетларны театр сайтының "Афиша" сәхифәсендә алып була kamalteatr.ru.


 


---
Камал театры
№ --- | 09.01.2017
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»