поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.01.2017 Мәдәният

Әсхәт Дөбер-Шатр: “Җырчылар инкубатордан чыккан кебек хәзер” (ИНТЕРВЬЮ)

Ул — артист, ул — тренер, ул — сәламәтләндерү өлкәсендә үз методикасын булдырган белгеч. Гомумән, Әсхәт Дөбер-Шатр белән артык таныштыру да кирәкмидер. Аның иҗатын йә яраталар, йә тәнкыйтьлиләр. Башкача була алмый. Хәер, ул үзе дә битараф булганчы, сөйләсәләр яхшырак дигән фикердә. “Тынлыгы икән яман” дип җырлана да бит.

—  Әсхәт, синең иҗатыңны еш тәнкыйтьлиләр. Үз стилеңне калдырып, сәхнәдә баянга кушылып чыгыш ясау теләге юкмы? Гаҗәпләнүчеләр күп булыр иде.
— Минем иҗатымны еш тәнкыйтьләүләренә һәм сөйләүләренә ияләштем инде. Кемгәдер ошаганда синең эшең, кемгәдер һичшиксез ошамый. Ә инде искә алалар, минем иҗатыма карата ниндидер эмоцияләр кичерәләр икән, моны битараф булуга караганда яхшырак дип саныйм. Иҗатым бит татар эстрадасының традицион карашларына туры килеп бетми. Мин татар җырларында тәрбияләнмәдем, шуңа да татар халык җырларыннан ерак. Яшь чакта күп вакытны спортзалларда үткәрә идем. Анда бөтенләй дә татар музыкасын тыңларга мөмкинлек булмады. Бәлки, шуңадыр күңелемдә моңга тартылыш юк. Аны үземдә бар дип тә әйтмим, шуның өчен сәхнәдә баянга кушылып җырлаудан кемнедер шаккаттырырмын дигән уй тумый. Мин татар җыр сәнгатенең якты йолдызы исеменә дәгъва кылмыйм, ә бары заманча җырларны туган телемдә башкарам. Әйе, җырларымда татар менталитеты, моңы, баян партияләре юк. Музыка — минем хисләремне күрсәтү чарасы, аның өстендә эшләгәндә мин бик зур ләззәт алам. Әгәр дә җырларым ошый икән – мин шат! Кайчандыр бер танылган җырчы: “Әсхәт, мин сиңа ак көнләшү белән карыйм, чөнки син үзең теләгән җырларны башкарасың, ә без халыкка ошаган, “сатыла” торган җырлар башкарырга мәҗбүр. Ә тамашачы концертларга йөрмәсә, без дә эшсез калабыз дигән сүз” – дип күңелен бушатты. Мин үз иҗатымны үзем теләгәнчә алып бара алганга язмышыма рәхмәтлемен. Алай да тәнкыйть кенә түгел, яхшы фикерле мактау сүзләрен дә еш ирештерәләр.
— Эстрадада чыгыш ясаудан, чыннан да, керемгә караганда чыгымнар зурракмы?
— Яраткан эшең, ягъни хәзер матурлатып әйтсәк – хобби белән шөгыльләнгәндә ул турыда уйламыйсың. Җырларны эшләгәндә сыйфатлы аранжировка, тавыш яздыруга бик җитди карыйм, җитмәсә әлеге хезмәтне профессионаллар эшләгәндә бәясе берничә кат арта. Аллага шөкер, иҗади шөгылемне тәэмин итәрлек финанс мөмкинлегем бар. Җырлар белән акча эшләү максаты куймасам да, чыгышларга чакырганда икеләтә күңелле.
— Татар эстрадасында нинди кимчелекләр күрәсең?
— Бүгенге көндә татар эстрадасында җитди тоткарлык сизелә. Татар радиолары аша бер-берсенә охшаш җырлар яңгырый. Һәрбер җырчы диярлек авазны берничә минут сузып, тавыш мөмкинлекләрен шулай итеп күрсәтергә ашкына. Татар халык җырларында бу күренеш аңлашыла, анда сузып җырлау камил, матур килеп чыга. Тик бүгенге заманча җырларны сузарга тырышканда моны елмаюдан башка тыңлап булмый. Сәбәбе, бәлки, җырчыларны укыту методикасындадыр, чөнки укытучылар шушы “сузып җырлау” кысаларыннан чыгарга теләмиләр. Җырчылар да бер үк укытучыларда шөгыльләнеп, башкару буенча бер-берсенә инкубатордан чыккан кебек охшап калалар. Эфирда кем җырлаганын аерып та булмый кайвакыт. Татар шоу-бизнесында төрле иҗади формаларның үсеше юк, чөнки бу финанс яктан бик катлаулы мәсьәлә. Шуңа да 15 ел дәвамында шундый торгынлык күзәтелә.
—  Нигә клипларны бары чит илдә төшерәсең?
— Барлык клипларым диярлек чит илдә төшерелә шул. Гаилә белән ял итәргә барганда төшерелгән материалны клипка җыябыз. Мин матур урыннарны, матур кешеләрне күп төшерәм һәм аларны видеода да күрсәтергә тырышам. Серне ачсак: алдагы клип үзебезнең илдә төшереләчәк.
— Ни өчен бары спорт юнәлешен генә сайламадың? Программаларны ничек төзисең? Йолдызлы җырчылар синең белән еш шөгыльләнәме?
— Мин гомеремне спортка багышладым. Самбо буенча ике тапкыр СССР вице-чемпионы, күптапкыр бодибилдинг буенча Россия бәйгеләре җиңүчесе булдым, спорт мастеры исемен йөртәм. Өченче сыйныфта көрәш белән мавыгып киттем. Аның белән профессиональ дәрәҗәдә 18 ел шөгыльләндем, тик һәр спортта да чик булган кебек, гел көрәштә генә дә булып булмый. Көрәшүдән туктагач, физик форманы саклау өчен мин бодибилдингка күчтем. Минем төп эшем дә – спорт. Төп керемне үзем нигез салган “Здоровый позвоночник” студиясе китерә. Мин төзегән авторлык методикасы умырткалыкны төрле авырулардан, травмалардан соң тергезергә ярдәм итә. Бу өлкәдә дә хезмәт куеп, бик күп рәхмәт сүзләре ишетү аерым илһам һәм эшләргә көч бирә. Танылган клиентларга килгәндә,  гримеркада очрашканда  һәрвакыт «Мондый формага ничек килергә?» дигән сорау бирәләр. Гадәттәгечә, үз өстеңдә ныклап эшләргә, таләпчән булырга дип аңлатам. Мондый сөйләшүләрдән соң һәрбер җырчы диярлек язылып куя, тик бик сирәге генә спортзалга килеп җитә. Килгән очракта да озак шөгыльләнмиләр, аның өстәвенә профессиональ тренер белән эшләү арзанга төшми. Төрле вакытта минем белән Данир Сабиров, Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гимаева, Салават Миңниханов, Раяз Фасыхов кебек җырчылар шөгыльләнде. Ә иҗатка эштән азат вакытны багышлыйм. Махсус шуның өчен аерым студия төзедем. Без шәһәрдән читтә, урман янында үз йортыбыз белән яшибез.
—  Илназар белән кире кушылу теләге булмадымы?
— Илназар белән бүген дә дуслар. Аның белән 10 ел дәвамында бергә эшләдек, ике альбом чыгардык, тик бары җырлап кына тормышны алып барып булмый, без дә олыгайдык. Илназар иҗаттан читләште, мин исә үзем өчен җырларга булдым. Кайвакыт өйдә бергә зур сәхнәләрдә ясаган чыгышларны карап утырганда сагыну хисе барлыкка килә.
— Бөтен җырларны тормыш иптәшеңә багышлыйм дисең, ул шулай ук иҗатка һәм спортка тартылганмы?
— Минем гаилә иҗади да, спортка да тартылган. Кызым Ләйсән 8 нче сыйныфта укый, музыкаль мәктәпне джаз классы буенча тәмамлады. Хәзер “Тодес” студиясендә бии. Улым Әмирхан акробатика белән шөгыльләнә, инде ике тапкыр чемпион исемен яулады. Ул әле өченче сыйныфта белем ала. Яздырган җырларым беренче чиратта тормыш иптәшемнең ныклы контроле аша уза. Ул минем иҗатыма бик таләпчән, аңа ярарга бик кыен. Гаиләдә барыбыз да күңел тарткан һөнәр белән шөгыльләнәбез. Мин бу мөмкинлекне һәркемгә дә теләр идем.

Фотолар шәхси архивтан алынды.


 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 09.01.2017
Gong-TV печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»