поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.01.2017 Дин

2017 елда дини бәйрәмнәр

29 март – мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына.

31 март – Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич – Рәгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә.

24 апрель – Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә – Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына кылган могҗизалы сәяхәте. Мигъраҗ уразасы 100 төн ураза тотуга тиңләнә.

11 май – Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт». Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.

21 май – Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн (З10нчы һиҗри, 922нче милади ел).

27 май – изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн. Рамазан аенда иң кадерле кичә – Кадер кичәсе (22 июнь).

25, 26, 27 июнь – Гайдел-фитыр. Ураза бәйрәме.

31 август – Гарәфә көне. Хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне.

1 сентябрь – Гайдел-Әдъхә, Корбан бәйрәме. Мөселманнарның иң зур бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан Җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән.

2, 3, 4 сентябрь – Тәшрикъ көннәре. Бу көннәрдә мөселманнар, фарыз намазларын укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләне мактап махсус сүзләр әйтәләр.

21 сентябрь – 1439 ел, яңа мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.

30 сентябрь – Гашура бәйрәме. Сөнниләр – Аллаһы Тәгаләнең ун пәйгамбәренә күндерелгән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйлар, Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәенне (626-680) җәзалап үтерү көнне мөбарәк, изге вә хөрмәтле санап, ураза тота.

16 ноябрь – Сәфәр ае башланган көн.

1 декабрь – Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Әлеге изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, садака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман ил-ләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла.

Төзүче – Хаҗи Абдулла ДУБИН.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 09.01.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»