поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.01.2017 Язмыш

Көмәнем алты айлык чакта әнисе: “Гомереңдә бәхет күрмәсәң иде”, – дип каргый-каргый елады

Резидә белән бала тудыру йортында таныштык. Бер палатада яттык. Баштарак, гел телефоны белән мәш килгәч, мин аңа өнәмичәрәк кенә карадым. Аралаша башлагач, интернет аша кием-салым белән сату иткәнлеге аңлашылды. “Көненә ике йөзгә якын кеше яза. Бөтенесенә дә җавап бирергә кирәк. Җиңел түгел. Ләкин үземә үзем хуҗа, акчасы да ярыйсы чыга. Җыелган сумманың унбиш процентын түлиләр”, – дип сөйләп китте.

Мин аны икенче баласын тапты дип уйлаган идем. “Бусы өченчесе инде. Беренчесе тугач та озак тормады, үпкәләре ачылмыйча үлде, – дип сөйли башлады ул. – Мин ул вакытта башка ирдә кияүдә идем. Бәлки, Ходай, барыбер тормаячак болар, дип алгандыр сабыемны”, – диде дә елап җибәрде. Бер төн эчендә бөтен язмышын сөйләп бирде. “21 яшь иде миңа. Кайгы бер-бер артлы килде ул чакта. Кияүгә чыгып, бер көн дә бәхетле яшәмәдем. Ирем эчте, кул күтәрде. Балабыз үлгәч озак та тормый әнием мәрхүмә булды. Тагын ярты елдан соң әти дә китеп барды. Үзем дә ярымүле килеш йөрдем. Чираттагы тапкыр ирем кыйнагач, әйтерсең лә айнып киттемме, болай булмый бит, аерылырга кирәк моннан, дидем. Бертуган абыема шалтыраттым. “Үзең сайлаган язмыш, басылып тик утыр”, – диде. Әти-әни йортына хуҗа булып калган иде ул.

Алар янына кайтып, кысанайтырмын дип курыкты, күрәсең. Шул чакта бары тик үз көчемә генә ышанырга кала, дигән фикергә килдем. Ярый әле иптәш кызым булышты. Ярты ел аның белән бер бүлмәле фатирны бүлешеп яшәдек. Кайларда гына эшләмәдем. Кайгы-хәсрәтләремне эш белән басарга тырыштым. Телефон операторы да булдым, тимер юлда да эш­ләдем, хәтта базарда әйбер ташыдым! Кондуктор булып йөрдем, сату иттем.

Аннан икенче ирем белән танышып киттек. Бер еллап очрашып йөргәч, ул миңа тәкъдим ясады. Аны бик тә яраттым. Ләкин кае­нана-каената белән бергә яшәргә туры киләчәк иде. Ул вакытта әле мин бүгенге кебек аягымда нык басып тормый идем. Иремнең акчасы да аерым торакка чыгып торырга җитми. Төрле чак булды. Әти-әнисе үз итеп бетер­мәде. Ә алардан бигрәк сеңлесе гел ике араны бозып торды. Инде утыз бишкә җитә, кияүгә алучы юк. Каенанага әйтә икән: “Килен бозып ята мине”, – дип. Берара әйберләремнең тик торганнан юкка чыгуын сизенә башладым. Юк булып тора да, яңадан үз урынында барлыкка килә. Күземә күренә торгандыр инде, дип уйладым. Баксаң-күрсәң, каенана белән икәүләшеп им-томчыларга йөри башлаган болар. Мыштым гына сөйләшкәннәрен ишеттем. Шуннан иремә әйттем: “Монда бер көн дә яшәмим”, – дидем. Бурычка бата-бата аерым яши башладык. Мин ир бала таптым. Өйдә бала белән утыра башлагач, иремнең элек күренмәгән яклары ачыла башлады. Комарлы уеннар уйнарга ярата булып чыкты. Муеннан бурычка батып, чак төрмәдән алып калдым. Ахыр чиктә, тагын каен­аналар бусагасына кайтып егылырга туры килде. Ә анда инде артык кашык кебек. Менә шунда мин ничек тә булса өйдә утырып акча эшләү ысулларын эзли башладым. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди. Җаен таптым. Инде ике елдан бирле сату итәм. Ирем җыйган бурычның яртысын түләп бетердем. Бөтенләй түләп бетергәч, башта бүлмә, соңрак фатир алырлык акча җыясым килә”, – ди Резидә.

Икенче баласына узганын сизми калган. Узганда инде дүрт айлык булган. “Бу иремнән дә уңмадым. Бусы да эчә, бала тапканчы берничә тапкыр кул күтәрде. Иртә уңмаган, кич уңмас, диләр бит. Йөз уйладым китәргә. Тик яратам шул, берни дә эшләтә алмыйм. Чын йөрәктән яратам. Шулай да була икән...”

Беравык ул тынып калды. Ә аннан соң: “Син каргышка ышана­сыңмы?” – дип сорады. Мин, ышанам, дип баш кактым. “Менә мин дә вакыт-вакыт уйга калам. Бер ышанам, бер ышанмыйм... Беренче ирем белән яшәп, үлгән баламны көткән мәлем иде. Без берничә пар су коенырга киттек. Җәй иде. Мин суга кермәдем. Ләкин көймә белән булса да йөзеп киләсем килде. Ике пар һәм бер өйләнмәгән егет (исеме Илшат иде) бергәләшеп көй­мәдә йөзеп киттек. Ләкин бервакыт көймә әйләнеп капланмасынмы? Көмәнем алты айлык иде. Илшаттан кала калганнар мине коткарырга кереште һәм ярга таба өстерәп, йөзеп бардылар. Илшат, көймә әйләнеп каплануга, ярга ыргылды. Ләкин барып җитә алмаган. Башкалар мине коткарган арада аңа игътибар итүче булмагандыр инде. Ул шул көнне суга батып үлде. Әнисенең бердәнбер малае иде. “Гомереңдә дә бәхет күрмәсәң иде”, – дип каргый-каргый елады ул. Улының үле­мендә мине гаеп­ләде. Менә баштан кичкәннәрне уйлыйм да, ышанырга да, ышан­мас­ка да бел­мәссең...”


Сәнифә ГОМӘРОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.01.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»