поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.01.2017 Язмыш

Яңа ел мәшәкатьләрен күмү мәшәкатьләре алыштырыр дип башларына да килмәгән

Үлемне күз белән каш арасы кебек якын дип белми генә әйтмиләрдер...Әҗәл дигәнең кемне кайда сагалап тора бит. Тәкъдиреңә шулай язылган булса, ул синең гаиләңә дә, эшеңә дә, яшеңә дә, карамый. Гомерең беткән булса, сине якыннарың да, нинди генә көчле медицина да алып кала алмый. Адәм баласы монда көчсез...

Сабада яшәүче Зәйнуллиннар да күңелле Яңа ел мәшәкатьләрен күмү мәшәкатьләре алыштырыр дип башларына да китермәгәннәрдер. Халык мәш килеп Чыршы бәйрәмнәренә әзерләнеп йөргәндә, гаилә башлыгы Фәрит хатынсыз, ике бала әнисез кала...

Рәзилә үзе Кукмара районы Сазтамак авылыннан,кечкенәдән ятимлек ачысын татыган –әбисе тәрбиясендә үскән. Чулпыч егете Фәрит белән 2006 елда өйләнешеп матур гаилә корганнар. Ипотекага фатир алганнар. Шигъри җанлы, иҗатка омтылучан Рәзилә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, әле күптән түгел эшен алыштырган – балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә урнашкан. Фаҗиганең башы нәкъ шул коллектив каршында башланган да инде. Яңа ел кичәсе көнне (хәзер аны заманчалаштырып “корпоратив” дип атыйлар) бәйрәм барышында Рәзиләнең кисәк кәефе киткән, аны “Ашыгыч ярдәм” белән хастаханәгә алып киткәннәр. “Миңа хәбәр бирүгә, хастаханәгә тиз арада килеп җиттем, Рәзилә аңында түгел иде инде, мине янына кертмәделәр, төнге 1ләрдә җан бирде”, – дип искә ала Фәрит ул көннең шомлы вакыйгаларын. “Мондый бәйрәмнәрдә  моңарчы бик катнашканы юк иде, шуңадырмы, кичәне алып баручы буларак, бик дулкынланды, борчылды. Өстәвенә югары кан басымы белән интегә иде,  инсульт булган дигән фараз бар, хәзер экспертиза нәтиҗәләре  Казанда тикшерүдә, алар кайтмыйча берни дә әйтеп булмый. Алкоголь белән агуланган дигән имеш-мимешләр бөтенләй дөреслеккә туры килми, хатынымның исерткеч эчемлекләрне авызына да алганы булмады”, – дип дәвам итә Фәрит авыр сулап... “Алдагы көнне “Миңа акча күчкән”, дип шалтыратты эштән, аннары бергә кибетләргә чыгып тәм-томнар алдык. Мондый хәсрәт килер дип кайлардан башыбызга килсен?! Ышана алмыйм аның юклыгына. Каядыр киткән дә, менә менә кайтып керер төсле...



Фәрит хәзер ике баласын аякка бастырасым бар дип нык, язмышына күндәм булырга тырыша. Чулпычта оныклары өчен өзелеп торучы әнисе, Сабада ярдәмгә  әзер бертуган апасы белән абыйсы бар. “Авыр вакытта бик күпләрнең ярдәмен, терәген тойдым. Үзем хезмәт куйган “Экопродукт” җәмгыятенә, ДЮСШ “Сабантуй”га, “Әллүки” балалар бакчасы, гимназия коллективларына, классташларга, туганнарга, Рәзиләнең Кукмара районы Байлангар авылындагы абыйсына, барлык дусларга бик рәхмәтлемен. Берсе дә мондый хәсрәт күрмәсен, беркем дә ялгызлык ачысын тоймасын, иминлектә яшәсеннәр иде” – ди ул. 

И.Ильфирова, Саба таңнары


---
Матбугат.ру
№ --- | 08.01.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»