поиск новостей
  • 20.05 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 26.05-27.05 Премьера! "Тимур һәм Комета",6+,13:00, Кариев театры
  • 31.05 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.06 "Бәхетле көнем", 3+, 13:00, Кариев театры
  • 02.06 "Нигез ташлары",12+, 18:30, Кариев театры
  • 06.06 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 07.06 "Матур CITY", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 15.06-16.06 Премьера! "Йосыф",12+, 18:30, Кариев театры
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Июль аеннан гостинка снимать итергэ телим. Риелторлар борчымасын! Ватсапка языгыз: 89872312932
  • Ике булмәле квартирада тору өчен иптәш эзлим, Авиатөзелеш районы) 89274287185 ватсап языгыз
  • Яшь гаилә яки хатын-кыз өчен Авиатөзелеш районында 12 кв.м.лы бүлмә сатам. Бүлмәдә ремонт ясалган, яхшы хәлдәге мебель һәм техника (холодильник, кер юу машинасы) бар. Бәясе 1600000 сум. тел.89093080784
  • Сыер сатып алам! Бер ике тапкыр бозаулаган, саудыра торган! 89393650117
  • Казанда бер булмале квартира снимать итам,2 егет тору очен .Метро якын булса яхшы булыр иде.Энергоинститут,Москоский район или Аметьева тираларе ярый: 89656083354
  • Дуслар! Соңгы кыңгырау көненә кызлар өчен көрән төстәге мәктәп формасы кирәк иде. 1 көнгә прокатка биреп торучы табылса, бик шат булыр идек. Күлмәге озынрак кирәк.Зинар, ярдәм итегез. Тел.: 89274173110
  • Торле порода Сарыклар , Саулыклар , Тэкэлэр , Бэкэйлэр , Буаз Сарыклар сатыла. Балтач . Тел . +79874245531 (ватсап)
  • 2 чилэк бэрэнге бар кемгэ кирэк?89372803818
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ! 89196271171
  • Хәләл 3 үрдәк түшкәсе сатыла, Казан, 8 927 40 592 02
Архив
 
07.01.2017 Аш-су

Әзерләгәндә сөйләшергә ярамый торган бәлеш пешерү РЕЦЕПТЫ (ФОТО)

"Матбугат.ру" өчен бу бәлешне пешерүче хуҗабикә әйтүенчә, шундый бер ырым-шырым яши икән. Бу ризыкны пешергәндә сөйләшергә ярамый ди. Әгәр сөйләшсәң, бәлешнең төбе тишелә, имеш.

 

 

 

 

 

Бүген без сезгә зур булмаган, 3-4 кеше ашарлык шундый бәлеш пешереп күрсәтергә булдык.

400 грамм тирәсе сыер ите алдык, 10лап бәрәңге, 3 баш суган.

Бераз гына каз ите дә кушарга булдык. 200 грамм чамасы. Ул бәлешне тәмле итә. Каз итен сыер итеннән ваграк кисәргә киңәш итәбез, бәлешкә тәме күбрәк таралсын.

Бәрәңгене шакмаклап кисәбез. Кайбер хуҗабикәләр телемпләп тә кисә, әмма шакмаклап тәмлерәк була инде. Бәрәңге иттән 2 тапкыр күбрәк булырга тиеш.

Елый-елый суган турыйбыз.

Бер аш кашыгы тоз салабыз. Тозы җитә микәнен белү өчен чи бәрәңгене кабып карарга да була.

Борыч салырга онытмыйбыз.

Күләме якынча шушылай.

Камыр эшенә тотынабыз: 6 аш кашыгы иссез май, 1 стакан сөт, 1 чәй кашыгы шикәр комы, ярты аш кашыгы тоз, 1 йомырка кирәк булыр. 

Болгатабыз.

Камыр катып китсә, уртасына чокыр ясап, бераз су тамызырга була.

Камырыбыз әзер.

Аны шушы рәвешле икегә бүләбез. Төбен һәм капкачын ясарга.

Һәм җәябез. Камырның кырыйларын юкартыбрак җәеп җибәрергә дә була. Ә уртасын бик юкартмавың хәерле, чөнки тишелүе бар.

Табаны майлыйбыз. Таба тирәли тастымал салсак, камырны бөкләгәндә уңайлырак булыр.

Менә шушылай.

Бәлешнең эчен бушатабыз.

Һәм матурлап кырыйларын бөклибез.

Инде капкач кирәк.

Менә ул!

Бәлешнең уртасын тишәбез дә...

Өстенә түгәрәк куябыз. Кемдер бәлешне духовкага тыкканчы майлый, кемдер - юк. Без майладык. 200 градуста 1,5 сәгать пешерәбез. Бер сәгатьтән бәлешнең өсте кызаграч, янудан саклар өчен пергамент кәгазь яки камыр капларга була.

Бәлешебез әзер.

Кабат майлыйбыз.

Өстен кисәбез.

Җайлап кына ачабыз.

Бәлешнең эче тулы шулпа! Бу шулпа аның төбенә сеңгәч, тагын да тәмле була. Хәзер инде сөйләшергә дә ярый, бәлешебез уңды!

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 07.01.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar
Шәһри Чаллы