поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.01.2017 Икътисад

«Татфондбанк» мәсьәләсе: халык та, банклар да ял итми

Маймыл елын маймылланмыйча гына озатып җибәрәбез, дип шапырынган идек, «Татфондбанк» белән бәйле борчулы хәлләрдән соң күпләребез, ирексездән, шамакайга әйләнде.

«Күз карасыдай, тиенләп җыйган акчаларыбыз югала бит», – дип күпләр пошаманга төшсә, «Аллаһка шөкер, акчам юк – йокым тыныч»,  диючеләр дә байтак арабызда.
 
Айзат Газизҗанов Актаныш районында кошчылык белән шөгыльләнә. 2016 елның 15 декабрендә («Татфондбанк»ка Россия Банкы тарафыннан чикләүләр кертелгән көн) ул кош-кортларына азык алу өчен «Татфондбанк» аша 160 мең сум акча күчерә. Икенче көнне йөк машинасы яллап, Чаллыга бара. Шунда гына акчаның тиешле оешмага килеп җитмәве ачыклана. Аяз көнне яшен суккандай була яшь эшмәкәрне. «Ашамый торыгыз, банкка чикләүләр кертелгән», дигән сүзләр белән туендырып булмый бит 43 мең чебешне.
 
Гомумән, күпләр авыр хәлдә калды. Иминият акчалары биреләчәк, дип тынычландырсалар да, һәр нәрсәгә шикләнеп карарга өйрәнеп киләбез шул. Әмма иминият акчаларын алып, бераз күңелләренә җылылык керүчеләр көннән-көн арта бара. Бүгенге көнгә «Татфондбанк»ның 93 мең кертемчесе иминият акчасына ия булган. Барлыгы 34 млрд сум акча Татарстан халкына кайтарылган. Шулай итеп, 6 гыйнварга Россиянең кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы иминият җаваплылыгының гомуми суммасыннан 73,4 процентын түләгән.
 
Әлеге акчаларны кайтаруга җаваплы банк-агентлар бәйрәм көннәрендә дә халыкны кабул итә. Алар узган елның 26 декабрендә үк тулы куәткә эшли башлаган иде.
 
Таякның иң авыр башы эшмәкәрләргә төшкәндер. Аларга ярдәм итү өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республика Икътисад министрлыгы каршында эшче төркем булдырылды. Эшмәкәрләр сораулары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән туры элемтә дә үз эшен дәвам итә.
 
Татарстанда үз эшчәнлеген туктаткан банкларның (чикләүләр «Интехбанк»ка да кертелде) клиентлары – 921 эшмәкәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына «кайнар линия» буенча мөрәҗәгать иткән. Аларның 441е ташламалы шартларда микрозайм алу турында сораган. Бүгенге көнгә 127,3 миллион сум күләмендә микрозайм алу өчен 67 гариза бирелгән.
 
Ташламалы программа буенча микрозаймнар бирүгә гаризалар кабул итү офисы бәйрәм көннәрендә 7.00-23.00 сәгатьләрдә эшли. «Кайнар линия»дә шалтыратуларны 8.00-20.00 сәгатькә кадәр, шулай ук эшмәкәрләрнең мөрәҗәгатьләрен (843) 524-90-90 номеры буенча да кабул итәләр.
 
 
Микрозайм 3 елга бирелә. Эшмәкәргә беренче 12 айда төп бурыч буенча түләүне кичектереп тору мөмкинлеге каралган. Ул микрозаймны эшчеләренә хезмәт хакы, налог һәм башка мәҗбүри түләүләр кебек үз эшчәнлеген алып баруда куллана ала. Микрозайм махсус программа буенча еллык 5 процент белән бирелә.
 
«Стабильность» махсус программасы буенча микрозайм алу өчен кирәкле документлар исемлеге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (mert.tatarstan.ru)  һәм «Татанстан Республикасы эшмәкәрләргә теләктәшлек фонды» (fpprt.ru) сайтларында китерелгән.
 
Язма әзерләнгән арада Айзат Газизҗанов белән янә элемтәгә чыктык.
 
– Билгеләнгән банк-агентка бардым. Бер тоткарлыксыз акчамны кайтарып бирделәр, – дигән шатлыклы тавыш ишетелде телефоннан.

Гөлназ ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 06.01.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»