поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.12.2016 Бәйрәм

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле татарстанлылар!
Һәр кеше өчен Яңа ел үзенчәлекле бәйрәм. Аны игелек һәм җылылык атмосферасы урый, бәйрәм өметләр һәм ышанычлар белән бәйле. Бу вакытта без нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар корабыз.

2016 нчы ел Татарстан өчен уңышлы булды. Республика илнең динамик үсеш алган төбәкләренең берсе булып калды, социаль бурычлар үтәлеп килә. Барлык башлангычларда без Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның һәрьяклы ярдәмен тоябыз.

Һичшиксез, республиканың уңышлары һәм казанышлары халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, бердәмлегебез, гореф-гадәтләргә тугрылык һәм тормышны яхшырак итү теләге белән бәйле.

Үз катнашы һәм җиңүләре белән Татарстан үсешенә ярдәм иткән, аның абруен күтәргән һәр кешегә ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Борынгы Болгарда ислам академиясе төзү һәм Казан изге Ана иконасы соборын торгызу – узган елның рухи яңарыш символлары. Әлеге башлангычлар динара мөнәсәбәтләрнең нигезен ныгыта. Татарстанда яшәүче халыкларның бердәмлеге – республиканың чәчәк атуының мөһим шарты. Бу, һичшиксез, Татарстан халыклары съездының төп лейтмотивы булачак.
Туучылар саны  артуы безне куандыра. Гаилә кыйммәтләре кадерләп саклана, балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар элеккечә зур.

2017 нче ел мөһим вакыйгаларга бай булачак. Без зур икътисадый проектларны тормышка ашырырырга, әһәмиятле спорт һәм мәдәният чаралары үткәрергә җыенабыз.
Уңайлы җәмәгать киңлекләрен булдыру, шәһәрләрне һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны һәм паркларны күркәмләндерү, ишегалларын тәртипкә китерү буенча башланган эшләребезне дәвам итәчәкбез. Болар барысы да яңа тормыш культурасын формалаштыруда, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуда зур роль уйный.

Татарстанлыларны борчыган мәгариф һәм фән, сәламәтлекне саклау һәм спорт, мәдәният һәм социаль яклау, торак һәм инфраструктура төзелеше сораулары шулай ук көн кадагында кала.
 
Бергәләп без республика үсешенә һәм илебезне ныгытуга зур өлеш кертә алабыз дип ышанам.
Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбриклим!
Якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим! Яңа елда теләкләрегез тормышка ашсын, йортларыгызда һәрвакыт матур, күңелләрегездә җылы булсын!
Яңа 2017 нче ел белән!

Рөстәм Миңнеханов


---
Шәһри Казан
№ --- | 30.12.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»