поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
30.12.2016 Мәдәният

Роза Исламова: “Тулы зал җыюны фортуна дип атар идем” (ИНТЕРВЬЮ)

Зәвыклы артистны һәр тамашачы ярата. Әлеге сыйфат бары тик тышкы матурлыкка, табигый мөмкинлекләргә генә кагылмый. Сәхнәдә камил вокалы, сәләтле башкаруыннан алып, тиешле дәрәҗәдә үз-үзен ачык тотышы һәм затлы, артистның барлык нечкәлекләренә туры китереп сайланган костюмга кадәр зәвыкны билгели.

Андыйлар киемдә дә, җыр сайлаганда да ялтыравыкка алданмый. Башкортстан сәхнәсендә исемен таныткан һәм хәзер Татарстан тамашачысына да мәгълүм булучы җырчы Роза Исламованы зәвыклы җырчы дип бәяләргә җөрьәт итәм. Дәрәҗәле укытучы һәм медик гаиләсендә тәрбияләнгән башкаручының сәләтен кечкенәдән күреп, Казан җырчысы Рәшит Сөләйманов киңәше белән  Уфага махсус музыка мәктәбенә укырга бирәләр. Мәктәпне тамамлагач, ул академиядә, вокал бүлегендә укып чыга. Бүгенге көндә Роза Исламова Нефтекама филармониясендә хезмәт куя.

—  “Пар канатлы” бәхетебез җырын махсус сайлап алдыңмы?
— “Пар канатлы бәхетебез” дигән җырның сүзләрен Гөлфия апа Шакирова ижат итте, ә көен бик зур өметләр баглаган яшь композитор, музыкант Тимур Садыков язды. Тимур минем холкыма килешле, имиджны ача торган жыр тудыра алды. Әлеге җырның характеры ялкынлы, эчтәлеге сәхнәгә чыккан саен тамашачыларыма үземнең йөрәгемдәге хисләремне, яшәү энергиясен алып чыгу турында.
— Репертуарга кайсы җырларны алырга тырышасың?
— Репертуарга төрле җырлар алам. Җыр нинди генә телдә булмасын, ул эчтәлекле, тамашачыга ошарга һәм урынына, вакытына туры килергә тиеш. Мәсәлән, Зифа Нагаева “Әнием” җырын минем һәм әнинең тормышына таянып иҗат итте. Шуңа да җыр хисле һәм моңлы килеп чыкты.Русча җырларны аеруча яратам, романслар җырлыйм. Республика күләмендә үткән “Романсиада  2009” бәйгесендә Гран-при яуладым. Анда мин П.Чайковскийның “Я тебе ничего не скажу” романсын, Б.Фоминның “Только раз бывает в жизни встреча” романсын башкардым. Бүтән телләрдә дә җырлыйм: итальян, немец, француз телләрендә. Француз телендә Лара Фабиан репертуарыннан “Je t’aime” җырын башкарам.
— Клиплар төшерү нәтиҗә бирәме? Татар эстрадасында балку өчен нинди тырышлыклар куярга кирәк?
— Клип төшерү җырчыга зур тәҗрибә бирә. Клиплар төшерү барышында җырчы үзенең имиджын ачыклый, актерлык ягыннан үзен ача, сәхнәдә килеп чыкмаган моментларын төзәтә.
— Төп хезмәт урының сәнгать юнәлеше буенча. Башкару ягыннан тонуста тотарга ярдәм итәме ул?
— Әлеге вакытта параллель музыка мәктәбендә дә балалар белән эшлим. Алар зур нәтиҗәләргә ирешәләр, халыкара конкурсларда катнашалар. “Улыбка мира”, “Волшебство звука”, Спиваков исемендәге концертларда чыгыш ясыйлар . Аларга үзем дә үрнәк булырга тырышам, үземне тонуста тотам.
— Яхшы, көчле тавыш белән генә тамашачы күңелен яулап буламы?
— Тамашачының күңелен яулар өчен минем фикерем буенча моңлы тавыш һәм индивидуальлек таләп ителә. Үзеңне яратырга түгел, ә тамашачының күңелен аңлый белергә кирәк.
— Аерылып торучы җырчылар бармы сәхнәдә? Һәрбер профессиональ җырчы да тулы заллар җыя алмый? Моның сәбәбен нидә күрәсең?
— Аерылып торучы җырчылар бар. Миңа, мәсәлән, Хәния Фәрхинең мөлаемлыгы, Бәширә Насыйрованың моңлы тавышы, аның сәхнәдә үзен бик тыйнак тотуы бик ошый. Бүгенге көндә тулы зал җыюны “фортуна” дип атар идем. Һәрбер кешенең үз язмышы, тормышта үз урыны, тик җырчы нинди генә залларда чыгыш ясамасын, ул бөтен күңеле белән жырларга тиеш. Ходай тавышны биргән икән, аны тамашачыга иң изге хисләр белән җиткерергә кирәк.
— Үзегезнең иҗатны тормышта беренче урынга куясызмы?
— Беренче урында, әлбәттә, гаилә: иптәшем — Урал, ике кызым-йолдызым —  Азалия һәм Руслана. Иҗатымны бик яратам, шуңа алга да карарга кирәк.
—  Русча җырлар белән татарча җырларны башкару аерыламы?
— Бар телләрдә иркен җырлыйм. Әйтелешем туры килә, ул яктан уңайсызлыклар юк. Миңа чит телләрдә җырлау үземә дә бик ошый.
— Чыгышларыңны кайсы сәхнәләрдә ясыйсың? Иҗади максатлар нинди алга таба?
— Төрле сәхнәләрдә чыгыш ясыйм, Башкортстанда яшәп, башкорт сәхнәсендә  җырлап, шулай ук Татарстан сәхнәсендә дә күбрәк чыгышлар ясарга дигән максатлар куйдым.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 30.12.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»