|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2016 Бәйрәм
Өметләр аклансын идеХөрмәтле якташларым, кадерле милләттәшләрем һәм газиз дин кардәшләрем! Бусагадан һер йортка төкле аягы белән атлап керүче Яңа 2017 ел белән барыгызны да ихластан тәбрик итәм ләм могҗизалы бәйрәм кичендә туган бетен өмет-хыялларыгызның тормышка ашуын телим! Тик өметләрнең очракта кешенең Шуңа күрә керәчәк елны уңышлы үткәрер өчен, беренче чиратта, үзеңә нык тырышырга, хезмәттән качмаска, авырлыктан курыкмаска, бүтәннәрдән көнләшмәскә, булганына шөкерана кылып яшәргә һәм эшләргә кирәк. Чөнки "тырышкан табар - ташка кадак кагар" дигән татар халык мәкале һәр чорда да актуаль булып тора. Агымдагы ел соңгы сәгатьләрен суга, димәк, тиздән барыбыз да иң якыннарыбыз белән бай Яңа ел бәйрәме табыны артына утырып, бер-беребезгә киләсе елга иң җылы, иң кирәкле теләкләребезне ирештерербез. Форсаттан файдаланып, төбәгебез татарларына иң якын булган "Туган як" газетабыз аша шәхсән мин дә Яңа ел бәйрәме уңаеннан нижгарлы якташларыма тыйнак кына үземнең теләкләремне җиткерәсем килә. Иң мөһиме сәламәтлек беребезне дә ташламасын иде. Илебездә тынычлык, гаиләләребездә иминлек хөкем сөрсен, Яңа елның һәр яңа кары барыр юлларыбызга ап-ак бәхет булып яусын. Картларыбызга иман байлыгы, яшьләребезгә шәфкать-тәүфыйк һәм дә барчагызга да күңелегездә булган, хыялыгызда яшәгән ниятләрегезнең чынга ашуында Аллаһы Тәгаләнең ярдәм кылуын телим. Әмма ләкин Раббыбызга ышансак та, әйткәнемчә, үзебез ялгышмыйк. Русча әйткәндә, на Бога надейся, а сам не плошай. Чөнки хәдисләрнең берсендә "Аллаһы Тәгалә тырышканга булы¬шыр, сакланганны гына саклар", -диелгән. Академик Рәшит БАЯЗИТОВ, Мөскәүнең "Ярдәм" рухи оешмасы җитәкчесе, өлкәбезнең хөрмәтле меценаты.
Рәшит БАЯЗИТОВ |
Иң күп укылган
|