|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2016 Мәдәният
Фольклор музыкасы ансамбле Әмирлекләрдән фестивальдән кайтты (ФОТО)Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Россия Федерациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге тулы вәкаләтле һәм гадәттән тыш хәлләр буенча илчесе Александр Владимирович Ефимов чакыруы буенча, «Зайед шәех мирасы» фестивалендә катнашты. Фестиваль, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты администрациясе патронажы астында, 2016 елның 24 ноябреннән 2017 елның 7 гыйнварына кадәр дәвам итә. Уздырылу вакыты белән әлеге бәйрәм Әмирлекләрдә Россия белән БГӘ арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 45 еллыгына һәм «Милли көн»не бәйрәм итүгә тәңгәл. Татарстан ансамбле фестивальдә 5 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр катнашты һәм барлыгы 55 чыгыш ясады. Фольклор музыкасы ансамбле чыгышын илче Александр Владимирович Ефимов та карады. 18 декабрьдә Абу Дабиның Үзәк телеканалы Татарстан коллективы концертының турыдан-туры трансляциясен ясады. Гарәп иле җәмәгатьчелеге, фестивальдә катнашучылар, кунаклар Татарстан ансамблен "иң югары сәнгати коллектив"дип бәяләделәр. Россия белән БГӘ арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 45 еллыгына багышланган концертта Татарстан ансамбле белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган пианист, Россиянең халык артисты Владимир Овчинников, шулай ук, ансамбльгә югары бәя бирде. 26 декабрьдә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Казанга кайтып җитте.
--- |
Иң күп укылган
|