|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2016 Хатлар
"Канлы үлән үлемнән алып калды"Май башында дачага йөртүче рейс автобусын көтеп торганда, яныбызга кечкенә буйлы, җыйнак гәүдәле, елтыр кара күзле, карап торышка 70 яшьләр тирәсендәге бер карчык килеп туктады. Кул арбасы тартып, җил-җил атлап килгәнгә, бит очлары яшь кызларныкыдай алсуланып чыккан, көләч йөзеннән нур балкыган әбекәй Бриллиант исемле икән. Тумышы белән Актаныш төбәгенеке (ул якта татар колагына ят сәер исемнәрне куеп та карыйлар инде!) Автобусны бик озак көттек, ул арада сүзчән әбекәй үз башыннан кичкән гыйбрәтле хәлне сөйләп, шаккатырды. — Гаеп итмәгез инде яме, бераз гына җыям, сезгә дә калдырам, — диде ул. — Мең төрле чирдән коткаручы хикмәтле канлы үлән бит бу. Чәчәк-сабакларын май аенда җыйсаң, аеруча файдалы. Аракыга салып төнәтеп, бик шифалы дару ясап куям мин аннан. Күптәннән ансыз тора алмыйм. Тешем сызлый башласа, уртым шешеп чыкса, шуның белән авыз чайкыйм. Берәр җиремә чуан чыкса, шуның төнәтмәсен ябам. Шешләрне бик әйбәт суыра ул. Бакчада эшләгәндә, кулым җәрәхәтләнсә, чи үләнне сыгып, суын ярага тамызам. Йод сыман яндырып ала да, киселгән җиреңнең төзәлгәнен сизми дә каласың. Аяк- куллардагы сөялләрне, тире астындагы зур төерләрне, тәннән кабарып торган миңнәрне дә бетерә ул. Моннан өч ел элек ирем Хәйретдиндә яман шеш тапканнар иде. Шушы даруны тамчылап эчертеп, аны ашказаны белән үңәчендәге шешеннән коткардым. Табибларга барып күренгәч, исләре китте. Чирнең эзе дә калмаган! Аллага шөкер, ирем хәзер исән-сау. Терелгәч, йөгереп кенә йөри. Балалар да, үзем дә сөенеп бетә алмыйбыз. Бу хатынны шаккатып тыңладым. Аннан кызымнан шул дару үләнен җыеп, төнәтмә ясавын үтендем. Ничек эчәргә кирәклеген теге хатын өйрәтеп калдырды. Кырык көн эчкәч, тәнәфес ясап алдым. Агулы үлән башта костырды. Тик мин дәваланудан туктамадым. Аннан акрынлап аяк-кулларымдагы, корсагымдагы, битемдәге шешләрем кайта башлады. Эчемнең авыртуы басыла төште. Шешенгәч, әйтсәң, кеше ышанмас, гәүдәм 96 килога җиткән иде, ә сау чактагы авырлыгым симез сарык түшкәсеннән артык түгелдер, билләһи. Шешләрем беткәч, шыр сөяккә калдым, тирем буш капчык кебек салынып төште. Карачкыга әйләндем, почык борыным гына утырып калды, күзләр эчкә батты. Анысы шул кадәр генә, иң мөһиме — тоташ сызланудан туктадым. Акрынлап тамактан ризык үтә башлады. Эчкә бераз җылы керде, тырнак очы кадәр генә булса да, яшәүгә өмет уянды. “Әллә коточкыч яман чирне җиңеп чыгып киләм микән?” — дим. Бакчамдагы хикмәтле үлән вакытсыз үлемнән тәки алып калды бит мине! Янәдән аякка басармын, сиксәнгә җитәрмен дип кем уйлаган! Журналист икәнлегемне белгәч, әбекәй гыйбрәт өчен бу хакта язып чыгуымны үтенде. Дөнья куып, эш майтарып, эт урынына чаба торгач, очраклы юлдашымның гозерен онытып җибәргәнмен. Берүк гафу итә күр инде, Бриллиант әбекәй! Соң булса да уң булсын дип, бүген кулыма каләм алдым. Язарга керешкәнче медицина белешмәлекләрен, халык дәвачылары турындагы язмаларны, медицина энциклопедиясен актардым, Интернеттан кызыклы мәгълүматлар тупладым. Канлы үләннән ясалган даруларның шифасы турында борынгы әби-бабаларыбыз да белгән, им-томчылар, халык дәвачылары аның судагы төнәтмәләре белән күптөрле чирләрне, аерып әйткәндә, тире авыруларын дәвалаган икән. Бүгенге көндә дә аны кулланучылар байтак. Чирләрне алдан кисәтү йөзеннән, шау чәчәкле сабакларын миллек пешекли торган ләгәндә төнәтеп, шуны мунча кергәндә аз-азлап кына юына торган суыңа катнаштырсаң яхшы. Шәхсән үзем, май кычытканы белән канлы үләнне урып, мунча чоланына көлтәләп асып киптерәм. Мунча себеркесе бәйләгәндә, 1-2 сабагын миллеккә кыстырып калдырам. Бакчада эшләгәндә, кулым киселсә, корт чакса, черки тешләсә, шушы үлән сабагын сындырып, кызгылтсу сыекчасын ярага сөртәм. Оныгым Фәнил шуны сөртеп, кулындагы сөялен бетерде. Белгечләр фикеренчә, канлы үлән составында кеше организмында чирләр китереп чыгаручы микроорганизмнарны, зарарлы бактерияләрне юк итәргә сәләтле егермедән артык агулы матдә бар. Фармацевтлар аның төнәтмәсен папилломаларны, миңнәрне, сөялләрне юк итә торган “Папиллайт” даруын ясаганда куллана икән. Канлы үлән сыгынтысы бактерицид мазьларга кушыла, лейкопластырьларга сеңдерелә. Бу составны ялкынсынуга, көзән җыеруга каршы торучы, төрле шешләрне дәвалауда кулланылучы, кычынуны, авыртуны басучы, нервларны тынычлардыручы, үт суын һәм сидекне кудыручы, җәрәхәтләрне төзәтүче дарулар ясаганда катнаштыралар. Русларның канлы үләнне “чистотел” дип атавы очраклы хәл түгел. Ул зарарлы гөмбәчекләр китереп чыгарган тире авыруларын дәвалауда дерматологлар тарафыннан күптәннән киң кулланыла. Галимнәр аның яман шеш күзәнәкләре үсешен туктату, метастазлар таралуын йөгәнли алу үзлеген ачкан, шунлыктан онкология өлкәсендә куллана башлаганнар. Канлы үләнне суда төнәтеп эчеп, спиртка салып дару ясап була икән. Интернетта төнәтмә ясауның менә нинди рецептына юлыктым. Ярты литрлы пыяла банка яки шешә тулганчы яңа өзелгән яки киптерелгән канлы үләнне турап тутырырга һәм өстенә аракы коярга. Өстен томалап караңгы урынга куеп ике атна төнәткәннән соң, 150 мл үлән төнәтмәсенә 350 мл аракы өстәргә. Әзер даруны ашар алдыннан көнгә өч мәртәбә эчәргә тәкъдим ителә. Көчле агудан ясалганга, бу даруны бик саклык белән генә кулланырга кирәк. Нибары 1 тамчы тамызып эчә башларга, дозаны көн саен күбәйтә барып, 5 тамчыга җиткерергә, көнлек дозаны 15 тамчыдан арттырмаска кушылган. Әлеге даруны яман һәм гадәти шешләрне, ревматизмны, ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәтен, бавыр белән үт куыгын, колит, энтерит кебек эчәклек чирләрен дәвалау максатыннан эчәргә киңәш ителә. Аны эчкәч полиплар юкка чыга, ә иртәлекичле сөрткәндә сөялләр, кондиломалар, миңнәр кибеп кубып төшә, диелгән. Төрле дерматозлар, ирен чабырулар, хәтта псориаз кебек озакка сузылучан тире авыруы азынганда әлеге төнәтмә файда бирә, дип язылган. Халык дәвачылары теш уртлары ялкынсынуын бетерү өчен әлеге эликсирны куллана. Канлы үләннең судагы төнәтмәсе организм өчен зыянсызрак, ә нәтиҗәлелеге түбәнрәк санала. Шулай да, аның спирттагы көчле төнәтмәсен суда ясалганын куллангач чирдән котылып булмаган очракта гына (соңгы чиктә генә) эчәргә киңәш итәләр. Даруның теләсә-кайсысы бер җиреңне төзәтсә, икенче органыңа зыян салмый калмый шул. Башыңа бәла төшеп, яман чиргә тарысаң, көчле дарулар эчмичә терелеп булмый бит, шул исәптән, канлы үлән, түңдербаш кебек агулы үләннәрдән ясалганнарын да. Кадерле дусларым, бу мәкаләне укып чыккач, табиблар белән киңәшләшмичә, канлы үлән төнәтмәсе ясап, аны үз белдегегез бе лән эчә башламагыз тагын! Каш ясыйм дип, күз чыгара күрмәгез!
Марс АХУНОВ, Хәмидә ГАБДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|