|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2016 Хәвеф-хәтәр
Прокуратура, терминал буйлап машина йөргәннән соң, Казан аэропортының сакланышын тикшерәТатарстан Транспорт прокуратурасы, “Казан” аэропорты терминалы буйлап автомобиль куып йөрү очрагыннан соң, тикшерү уздыра, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәтендә. “Татарстан транспорт прокуратурасы аэропорт комплексының сакланышын, тышкы тыкшынудан сакланышны тәэмин итәргә тиешле хезмәтләрне тикшерә. Шулай ук транспорттагы полиция органнарының гамәлләренә бәяләмә биреләчәк”, - дип хәбәр итте Идел буе транспорт прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән багланышлар буенча өлкән ярдәмчесе Майя Иванова. Кичә яздык: Казан аэропортында исерек "шумахер" терминалга бәреп кергән (ВИДЕО)
--- |
Иң күп укылган
|