поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
20.12.2016 Икътисад

Россия Банкы «суыту чоры»н игълан итте

Россия Банкы «суыту чоры»н гамәлгә кертте. Аның дәвамында гражданин ирекле иминият килешүен өзү һәм билгеле бер тәртиптә түләнгән иминият премиясен алу хокукына ия. Бу Россия Банкының «Ирекле иминиятләштерүнең аерым төрләрен гамәлгә ашыру тәртибе һәм шартларына минималь (стандарт) таләпләр турында»гы 2015 елның 20 ноябрендә кабул ителгән 3854-У номерлы Карары нигезендә гамәлгә ашырыла.

«Суыту чоры»н гамәлгә кертү ихтыяҗы физик затларга, шул исәптән иминият һәм банк хезмәтләре күрсәтелгәндә, үзләре кызыксынмаган ирекле иминият килешүләрен көчләп тагуга бәйле тискәре тәҗрибәгә бәйле.

Иминиятләштерүчеләр 2016 елның 31 маена яңадан төзелә торган иминият килешүләре буенча үз эшчәнлекләрен яңа таләпләргә туры китерде.

1. Сезгә өстәмә иминият хезмәтен көчләп тактылармы? Аннан баш тартыгыз!

Закон бер хезмәтне икенчесе тарафыннан мәҗбүри сатып алуны шарт итеп куюны тыя, ә ОСАГО килешүен төзегән вакытта өстәмә хезмәтләрне көчләп таккан өчен административ җаваплылык каралган.

«Суыту чоры» кулланучыларга махсус таләпләр белдермичә яки махсус административ яисә суд процедуралары узмыйча гына көчләп тагылган йә булмаса файда китерми торган иминият хезмәтеннән баш тартырга мөмкинлек бирә.
 
2. Сез гариза язасыз һәм килешүне өзү өчен иминият компаниясенә барасыз


Иминият килешүен өзү өчен гражданин язма гариза белән иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

«Суыту чоры» ким дигәндә 5 эш көне тәшкил итә (иминиятләштерүче күбрәк вакыт та билгеләргә мөмкин) һәм иминият кертемен кайчан түләүгә карамастан ирекле иминият килешүе төзелгән көннән алып исәпләнә.

3. Сезгә көчләп тагылган хезмәт өчен акча кайтарып бирәләр

«Суыту чоры»нда иминиятләштерүдән баш тарткан очракта компания, әгәр иминият килешүе үз көченә кермәсә, полис өчен түләнгән акчаны тулысынча кайтарырга бурычлы.

Килешү гамәлгә кергән очракта, иминиятләштерүче премиянең килешү гамәлгә кергән вакыттан башлап узган көннәр санына пропорциональ өлешен кайтарган чагында тотып калырга хокуклы.

Иминият компаниясе гражданинга иминият премиясен гаризаны алганнан соң 10 эш көне дәвамында кайтарырга тиеш.

4. Иминиятләштерүче акчаны кайтарып бирүдән баш тартамы? Россия Банкына мөрәҗәгать итегез!

Әгәр иминиятләштерүче килешүне өзүдән баш тарта икән, шикаять белән Россия Банкына мөрәҗәгать итегез.

Шикаятьне язма рәвештә 420013, Казан шәһәре, Бауман урамы, 37нче йорт адресы буенча яки Россия Банкының  www.cbr.ru сайтындагы «Интернет-кабул итү» бүлеге аша электрон рәвештә юлларга мөмкин.

Яңа кагыйдәләр барлык популяр иминият төрләренә  (автокаско, тормышны, бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү, автомобиль һәм су транспорты хуҗалары җаваплылыгы, өченче затлар каршында гражданлык җаваплылыгы, ирекле медицина иминияте һ.б.) диярлек кагыла.


---
Интертат.ру
№ --- | 19.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»