поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.12.2016 Дин

Исламда фотога төшү хупланамы? (СОРАУ-ҖАВАП)

Замана шаукымыдырмы, соңгы елларда фотога төшү ешаеп китте. Кесә телефоннары ярдәмендә генә дә әллә нинди рәвешләргә кереп, тормышның һәр мизгелен мәңгеләштерә башладык... Ислам дине тарафдарлары авызыннан хәләл түгел фотолар дигән төшенчә ишеткән бар.

Сәясәт лидерлары, каһарман һәм эстрада йолдызларына соклану йөзеннән төшерелгән фотоларны әнә шулар рәтенә кертәләр дә инде. Үзенә күрә бу шәхесләргә табыну кебек кабул ителә.
 
«Минем дус кызым мөселман кешесенә кияүгә чыкты. Намаз укый, догаларын да кыла. Баласы да туды. Кыскасы, бик матур гомер итәләр. Мин алар өчен шатмын. Тик менә ул кыз интернет челтәрендәге битенә көн саен баласын фотога төшереп, үзе селфи ясап элеп утыра. Муллаларыбыз бу гамәлгә ничек карый? Ислам динендә гомумән фотога төшәргә ярамый дигән фикер ишеткәнем бар иде. Нарасый балага күз тидерүләреннән дә куркам. Бу хакта үзенә дә әйткәнем бар.

Гүзәл Сәмигуллина, Казан».

                                                                                                                                      


Гүзәлнең соравына  ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече, Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә:

– Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйтә: сурәт булган, эт булган  йортка бервакытта да фәрештә кермәс, дигән. Шуңа күрә фатирларда эт тотарга ярамый. Ә фәрештәләр булмаган җирдә җеннәр була. Кайвакытта балабыз начар йоклый, диләр. Өйләренә бала өшкерергә дип барсаң, стена тулы сурәт...

Фотога төшәргә ярый, ләкин аны альбомда сакларга кирәк, стенага элеп куярга түгел. Интернетка килгәндә, андагы фотолар шунда саклана, ә компьютер сүндерелә, ягъни ул альбом вазыйфасын башкара килеп чыга. Бүгенге технологияләрне дә инкяр итеп булмый. Мәчетебезнең дә эшчәнлеген Инстаграмда күрсәтеп барабыз… Сурәтләрегезне стеналарга элмәгез, бу очракта тынычлык югала....

Белешмә:

Селфи, шулай ук, хэштег, Инстаграм кебек сүзләр телебезгә яңа гына килеп керде. Яшьләрдә генә түгел, өлкән буын вәкилләрендә дә шактый кызыксыну уяткан «селфи» сүзен моннан дистә ел элек әле бөтенләй ишеткән дә юк иде. Әлеге термин 2010 ел башларында таныла башлады. 2013 елда селфи сүзе инглиз теленең Оксфорд онлайн-сүзлегендә дә урын алда. Шул ук елны «ел сүзе» дип тә танылды.

Се́лфи – автопортретның бер төре, үз-үзеңне фотога төшерүне аңлата. Бу термин  2000-2010 елларда мобиль элемтә чараларының фотога төшерү җайланмалары камилләшү нәтиҗәсендә таралыш алды. Телефон яки гаджетны тотып, кул сузымында «суктыру» (фотога алу) аркасында әлеге сурәт үзенчәлекле рәвештә, билгеле бер ракурста килеп чыга һәм нинди нәрсә икәнлеген «кычкырып тора». Ул йә «астан», йә «өстән» төшерелгән булуы белән характерлы.


---
Интертат.ру
№ --- | 16.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»