поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.12.2016 Юмор

«Җенси маньяк»

Бу хәл мин соңгы тапкыр шифаханәдә дәваланып, ял итеп ятканда булды. Беркөнне санаторий буенча: “Кичә төнлә бер бабай балкон аша әбиләр бүлмәсенә кермәкче булган. Чыраен сакал-мыек баскан, күзләре ялт-йолт килә, кулында пычак ялтырый”, – диләр. Әбиләр ниндидер куркыныч кино карап йокларга яткан булганнар, бик тә курыкканнар.

Бабайны маньякка охшатып, тавыш күтәреп, сак хезмәтләрен чакырганнар. Алар кергәнче бабайдан җилләр искән булган инде. Әбиләрнең куркулары шулкадәр көчле булган, алар иртәнгә кадәр йоклый алмаганнар дигән хәбәр таралды. Икенче көнне сауна ләүкәсендә утырганда мин бу кәмитне бер ир-атка бәян итә башлаган идем, ул көлде дә, мине туктатып:

– Мин идем бит ул! – ди.

– Соң синең сакалың юк бит!

– Танымасыннар өчен кырдым.

– Балконда кеше куркытып нишләп йөрдең?

– Күрше бүлмәдә яшәгән бер бичә белән танышкан идем. Очрашып-сөйләшеп йөрибез. Гыйшык-мыйшык уенын уйнарга икебез дә риза. Тик аның өчен бүлмә кирәк, чөнки икебезнең дә күршеләребез бар. Шулай да беркөнне җае чыкты, бичәнең күршесе өенә кайтып китте һәм бичә мине аулак өйгә чакырды. “Монда минем танышлар бар, әгәр дә синең монда кергәнне күрсәләр бетте баш. Шуңа син безгә ишектән түгел, ә балкон аша керерсең”, – ди.

Кич җиткәч кесәгә шоколад тыгып, кулга шампан шәрабе тоттым да, чыгып киттем ауга. Йөрәк дөп-дөп тибә, кәеф шәп, шулай булмый, чибәр бичә белән кавышырга керәм бит! Бетон бүлемтекне уңышлы үттем дә, тәрәзә шакыйм. Анда әбиләрне күргәч, куркудан чак кына егылып китмәдем һәм балконнан ничек очып чыкканымны да сизми калдым.

Мондагы балконнар ике бүлмәгә бер икән. Миңа бер ишектән чыгып, икенчесенә керәсе булган, ә мин, дивана, салган баштан мондагы балконнар да йортлардагы кебек һәм фатирга аерымдыр, дип уйлап ялгышканмын.

Курыкканга куш күренә дигәндәй, әбиләр аның кулындагы шампан шешәсенең ялтыравыгын пычакка охшатканнар, ә сакалы булгач, бабай дигәннәр. “Миңа әле 35 тә тулмаган”, – диде ул сүзен тәмамлап.


Абугали ГАЛИМОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.12.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»