поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
14.12.2016 Юмор

Яңа ел “Розыгрышы”

Бүген кода-кодагый­ларыбыз Яңа елны каршыларга безгә килергә тиеш­ләр. Инде көн кичке якка авышкан. Кунаклар киләсе булгач, әлбәттә, минем хатын бәйрәм табынын тәм-томнар белән тыгызлап тутыргандыр да. Игътибарга лаеклысын, ягъни иң “вәж­ни”ен әйтәсем килгәне шул: рюмкаларны куярга урын калдырса ярый инде менә. Хатынымның пешермәгән нәрсәсе юк.

Ул бәлеше, пә­рәмәче, сумсасы дисеңме, ул тутырылган тавыгы  тагын. Каклаган казы ни тора! Прәме авызда эри. М-м!.. Телең йотарсың!  Хатын, Яңа ел табынына дип, өч ай алдан “Ашан” сәүдә үзәгеннән 999 сумга (99 тиенен әйтмим) балык уылдыгы да сатып алган иде. Закускага – о-о! Менә дигән! Җитмәсә, янында “высший пилотаж” – “Виски” дигәне дә бар. Ул яктан хатын минем маладис! Шундый матур табын янында кода-ко­дагыйлар белән күңел ачып, әйе, рәхәтләнеп утырасыбыз бар икән бүген. Шулай уйланып эштән кай­тып килгәндә, юл чаты тирә­сен­дәге куаклар янә­шәсендә, кая барып бәре­лергә белмә­гәндәй, ие­лә-бөгелә тыпырдаган ак сакаллы Кыш бабайга күзем төште. Сәерсенеп янына килдем.
 
– Бабакай! – дим. – Әллә шатлыгың  бармы? Нигә биисең?
–Чакырылган җиремдә акча бәрабәренә мине сыра белән сыйладылар. Дүрт кружка эчкән идем, ичмасам... Зинһар, ярдәм итә күр! Шушы суыкта туным­ның төймәләрен чишә алмыйм. Бармакларым – өшер дәрәҗәдә. Сыра эчә-эчә, бияләемне дә онытып калдырганмын. Түзәрлегем – кульминациянең иң югары ноктасында. Йә, тиз бул!

Мондый чакта кешегә ничек ярдәм итмисең. Мин моның тун төймәләрен генә түгел, чалбар төймәләрен дә чиштем. Төймәләрен ычкындыруым булды, Кыш бабайның туны белән чалбары төшеп үк китте. Шул мәлдә рәхмәт әйтәсе урынга: “Ка-ра-а-выл! Мине чи­шендерәләр! Мине талыйлар!” – дип бөтен көченә кычкырмасынмы бу.

Менә шулай: ит яхшылык – көт яманлык. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, уйламаган җир­дән каян килеп чыга  тагын “зәңгәр күзле” “Полиция” машинасы! Мине эләктереп алдылар да, вәс­сәлам, машинага... Яңа елны менә шушында каршыла, дип, полиция бүле­генең ар­кылы-торкылы тимер кыршаулар белән әйләндерел­гән читлегенә ябып та куйдылар.

Икенче көнне кода кил­гән мине эзләп. Хәл-әхвәл­ләремне сорашкан була. Авызы ерылган – колагына җиткән: “Кода! – ди, кочак­лап. – Гафу ит, кичәге Кыш бабай – мин идем ул. Бе­ләсеңме, бу – “Розыгрыш”! Яңа ел “Розыгрыш”ы!..”


Нариман КАМАЛОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.12.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»