|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2016 Язмыш
Тормыш юлы сикәлтәле, сынаулары күп аның...Дөрестән дә, бу тормыш сынаулардан торадыр, тормыш беркемгә дә җиңел генә бирелмидер. Мин үзем Балтач районы, Арбор авылында яшим. Тормыш иптәшем Марат белән колхозда эшләдек. Мин – терлекчелектә, Марат тракторда, комбайнда эшләп, алдынгы урыннарда барды. Дөньяны ямьләндереп, улыбыз туды. Туганнар ярдәме белән, яңа өй салып кердек. Кибетләрдә ипи дә кеше исәбеннән генә бирелә, нәрсәдер эшлим дисәң, материал да, акча да юк заман иде. Күп авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән ирем ул вакытта да тырышкан, тапкан, төзегән. Улыма биш яшь булганда, кызымны алып кайттым. Кызыбызга бер ай була дигәндә, зур кайгы килде. Маратның бертуган энесе Заһир армиягә киткән җирендә вафат булды. Заһир, бик кечкенә килеш әти-әнисеннән ятим калып, бик моңлы бала булып үскән иде. Матур итеп җырлый иде, шигырьләр язды. Марат өчен ул энекәш кенә түгел, олы улы булды. Бөтен авыл, район белән елап, Заһирны җир куенына салдык. Аллаһы Тәгалә мондый хәсрәтләрне беркемгә дә күрсәтмәсен.
--- |
Иң күп укылган
|