11.12.2016 Киңәш-табыш
Финанс пирамидаларыннан ничек сакланырга (КАГЫЙДӘЛӘР)
Сергей Мавродиның өч хәрефле компания заманнары күптән артта калды. Тик сөенергә ашыкмагыз: аның принцибы белән эшләүчеләр әле дә бар. Кызганыч, узган гасырның 90нчы елларында финанс пирамидасы ятьмәләренә эләккән халык һаман сабак алырга ашыкмый.
Кертемнәр арта дигәнгә ышанучыларны кәкре каенга тиз терәтәләр. Ярык тагарак алдында калачагын белә торып та, республикада яшәүчеләр арасында бу адымга баручылар юк түгел.
Ринат Акчурин, Татарстан буенча Эчке эшләр бүлегенең Икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору идарәсе бүлеге җитәкчесе:
– Халыкның мондый оешмаларга тиз ышануы, чыннан да, аяныч. Кешеләр уяу булырга тиеш. Югары процентлар, яки сезнең бурычны капларга вәгъдә иткән оешмаларга ышанырга ярамый. Алар тәкъдим иткән акчаларның проценты Россия Үзәк банкының процент ставкасыннан да артыграк була алмый. Ә еш кына финанс пирамидалары 25 яки аннан да артыграк процент ставкасы вәгъдә итә.
Россия Банкы да халыкны игътибарлы һәм уяу булырга чакыра. Кая булса да акча салыр алдыннан, аек акыл белән уйларга киңәш ителә. Әгәр иминлек кагыйдәләрен үтәмәсәгез, фонд базарындагы мошенниклардан беркем дә коткарып кала алмаячак.
Статистикага күз салсак, татарстанлыларның финанс грамоталылыгы бик түбән дәрәҗәдә. Республикада яшәүчеләрнең 44 проценты үз финанс белемнәрен башлангыч дәрәҗәдә генә, дип саный. Ә 41 проценты финанс пирамидалары белән бөтенләй таныш түгел. Шуңа да Россия Банкы җиңел һәм тиз кергән акчаларга ышанмаска куша.
МОНЫ БЕЛҮ МӨҺИМ!
Финанс пирамидаларының берничә билгесе бар:
- алып бара торган эшчәнлекләренә Россия Банкы тарафыннан бирелгән лицензияләре булмавы яки дәүләт реестрларында теркәлмәве;
- әлеге оешма кертемнәрегезнең күпкә артачагына ышандыра яки зур табыш гарантияли. Бу исә фонд базарында закон белән тыелган;
- гаммәви мәгълүмат чараларында, интернетта, шулай ук социаль челтәрләрдә реклама кампанияләре киң җәелдерелә;
- алдан акча кертергә кирәк булуы;
- оешмалар кертемәрне нефть яки алтын чыгаруга, төзелешкә, предприятиеләргә кертәбез, дип вәгъдә бирсә дә, моны документлар нигезендә дәлилли алмый;
- сез төзегән килешү өзелгән очракта да инвестор алдында җаваплылык турында телгән алынмый;
- гамәлгә куючылар, оешманың яки проектның җитәкчеләре турында да төгәл мәгълүмат булмый;
- бу кинәт кенә барлыкка килгән оешма булырга мөмкин. Чөнки ул кертемнәрне салыр алдыннан теркәлгән, капиталы минималь дәрәҗәдәге, бер генә гамәлгә куючы булырга мөмкин.
Әгәр акчагызны кертергә теләгән оешма шушы сыйфатларга туры килә икән, бу әле аның, чыннан да, финанс пирамидасы дигән сүз түгел. Шуңа да Россия Банкы бүген еш очрый торган финанс пирамидалары төрләрен билгеләгән:
1. Үзләрен кулланучы яки ипотека кредитларына альтернатива буларак күрсәтүче оешмалар. Алар банк һәм микрофинанс оешмалары гаризаларын кире каккан кешеләргә юнәлтелә. Гражданнарга автомбиль, фатир, җир кишәрлекләре алу өчен төрле программалар тәкъдим ителә. Моның өчен тиешле сумманың 5-20 процентын кертергә кирәк. Ә калганын яңа клиентларының акчасы белән капларга вәгъдә итә.
2. Әҗәттән котылырга «булыша торган» оешмалар. Алар кредит бурычыннан котылырга «ярдәм итә». Клиент алган кредитының 30 процентын тәшкил иткән акчаларны кертә, ә бу оешма банкка яки микрофинанс оешмаларына бөтен сумманы капларга вәгъдә бирә.
3. Үзләренең финанс пирамидасы икәнлеген яшермәгән оешмалар. Клиентның табышы үзе үк җәлеп иткән катнашучылар хисабына формалаша.
Игътибар!
– Оешманың үз эшчәнлегенә лицензиясе булу-булмавын тикшерегез.
– Килешүне яхшылап өйрәнегез, финанс яки юридик консультация сорап мөрәҗәгать итегез.
– Карарларны кеше сүзенә ышанып түгел, ә үзегез кабул итегез.
Әгәр мошенниклар яки финанс пирамидалары кармагына эләккәнсез икән, сезгә Россия Банкының элемтә үзәгенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8-800-250-40-72 (Россия буенча шалтырату бушлай).