поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.12.2016 Аш-су

Өй шаурмасын адымлап пешерү рецепты (ФОТОЛАР)

Шаурма — соңгы арада бик популярлашып китте. Аның белән сәүдә итүче нокталар бигрәк тә шәһәрләрдә яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек күбәйде. Ә бит, уйлап карасаң, бу туклыклы ризыкны өйдә дә әзерләп була. Өй шаурмасының тәме кибетнекеннән һич кенә дә аерылмый. Аның каравы, ул күпкә сыйфатлырак була. Шулай итеп, бүген менюда — шаурма!

 
 
Шаурма пешерер өчен кореяча кишер, юка ләвәш, сыр, тавык ите, кыяр, помидор, кәбестә, яшел тәмләткечләр, соус, майонез, горчица, тоз-борыч кирәк булачак. 
 
 
 
Кореяча кишерне мин алдагы көнне үк әзерләп куйдым. 1 кг кишерне юып саркыттым да кореяча кишер чыгара торган кыргычтан үткәрдем. Шуннан кишерләрне 40-60 секундка гына кайнар суга салып алдым. Тишекле сөзгеч аша сөзгәндә 2-3 аш кашыгы суын да калдырдым. 
 
 
 
Арытаба зур гына тәлинкәгә тозлык (рассол) эшләдем. Аңа 3-4 аш кашыгы 9 процентлы уксус (пыяла савыттагыны), 2 аш кашыгы су, 2 чәй калагы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы һәм бер кап "Приправа для моркови по-корейски" салып бутадым. 
 
 
 
15 минуттан тозлыкны кишер өстенә салдым һәм берничә кат әйбәтләп болгаттым. Шуннан соң, табага ярты стакан үсемлек мае салып кыздырырга куйдым. Зәңгәр төтеннәр күтәрелә башлауга кишер өстенә салдым. Искәрмә: майны һич кенә дә кайнатып чыгарырга ярамый! Кореяча кишерне, өсте ачык килеш, ягъни, суынып беткәнче, ике сәгать чамасы аш бүлмәсендә тоттым. Шуннан, өстен каплап, салкынрак урынга алып куйдым. 
Шунысын аерып әйтеп китәргә кирәк, кореяча кишергә майны мин әйткәнчә кыздырып салсаң, аны суыткычта 4-5 көн сакларга була. Майны кыздырмый салсаң – ул озаграк тора. Ләкин шунысын белеп торыгыз: кореяча кишер тик кызган май белән генә тәмлерәк була. 
 
 
 
Тавык итен дә кичтән тозлап-борычлап ике ягын да майда кыздырдым. 
 
 
 
Иртән исә эшне ләвәш пешерүдән башладым. 200 грамм кайнар суга (кайнар дисәм дә, су чәйнек кайнап чыккандагы кебек кайнар ук булырга тиеш түгел!) ярты чәй калагы тоз салып бутадым да 350 грамм оннан камыр бастым. Кыстыбый камырына охшашрак камыр килеп чыкты. Шуны 8 кисәккә бүлдем дә, юка гына итеп җәеп, алдан кызулатырга куелган духовкада һәркайсын 2-3 минут пешереп алдым. Пешерергә озатыр алдыннан 7-8 урыннан чәнечке белән тишкәләдем. Пешкән берен юеш тастымал астына куя бардым. Ләвәшләрем әзер булуга, һәркайсын юеш пумала белән чылатып алдым (лычкылдатмый гына). Бер-берсенә ябыша бит ул, дип һич курыкмагыз. Чылатып чыккач, ара-тирә бер-берсеннән аерып торырга гына онытмагыз. 
 
 
 
Шулай итеп, ләвәшләр әзер. Хәзер инде эченә салынасы ингредиентларны әзерли башлыйбыз. Кәбестәне, сырны эре кыргыч аша үткәрәбез, кыярны — озынча иттереп, помидорны — ярымбоҗралап турыйбыз һәм түбәндәге тәртиптә ләвәшнең нәкъ урта өлешенә сала башлыйбыз: сыр, тавык ите, соус, кәбестә, кореяча кишер, кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр, тагын сыр. 
 
 
 
Шуннан инде ипләп кенә ләвәшебезне төрәбез һәм эссе табада ике ягын да кыздырып алабыз. Ә-ә, язарга онытканмын, соусны болай әзерлибез: 4-5 аш кашыгы кибет я өй соусына 2 аш кашыгы майонез, 1 чәй калагы горчица салып болгатабыз. Горчицаны күбрәк тә салырга була, балалар да ашыйсы булгач, мин анысын азрак салдым. 
 
 
 
Шулай итеп, шаурма әзер. Тәме ничек, дисезме? Мин әйтмим, анысын үзегез эшләп карагач белерсез инде, дуслар. Шәт, тәмле икәнлеген мин әйтмәсәм дә яхшы аңлап торасыздыр. 
 

Венера МӘҖИТОВА
Матбугат.ру
№ --- | 09.12.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»