|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2016 Хәвеф-хәтәр
Авыру инвалидлар яшәгән йорт янып көл булганКызыл Октябрь районының социаль яклау идарәсе мәгьлүматлары буенча, бүгенгә райондагы 10 меңгә якын халыкның 2100дән артыгын инвалидлар тәшкил итә, Кече Рбишчада яшәүче Наҗия һәм Былбыл Жамлихановалар шулар арасыннан. Алар яшәгән йорт октябрьнең беренче көннәрендә янгынга дучар булды. Әле ярый янгын сүндерүчеләрнең үз эшләрен зур җаваплылык һәм намус белән башкарулары аркылы үлем-китем һәм йортка андый ук зур зыян булмады, Аллага шөкер! Шушы йортта яшәүчеләр икесе дә инвалид (ана кеше коляскада) булу сәбәпле, аларның янгын зыянлаган йортларына тулаем ремонт эшләргә мөмкинлекләре юк иде, ә кышкы суыклар ишек төбендә басып тора диярлек. “Ил төкерсә - күл була” дигән әйтемне истә тотып, ярдәмгә мохтаҗ гаиләнең авыр язмышына мәрхәмәтле авылдашлар битараф калмады, өйне төзекләндерү буенча мәсьәләне тиз арада хәл иттеләр. Кече һәм Зур Рбишча халкы, ике як мәчетләрнең картлары, авыл администрациясе һәм шулай ук Мәскәүдә яшәүче рбишчалылар, үз мөмкинлекләреннән чыгып, бу гаиләгә акчалата, транспорт һәм кул көче белән булыштылар. Кыска вакыт эчендә Жамлихановаларга заманча төзекләндерелгән, уңай торак шартлар белән җиһаз-ландырылган өйләренә кайтып керү насыйп булды. “Бар – бергә, юк – уртак” дигәндәй, Зур һәм Кече Рбишчада бу хәлне үз кайгылары кебек кабул итүләре һәм кыен чакта бер-беренә ярдәмгә әзер торулары – авылда мәрхәмәтле халык яшәвен һәм бердәмлек барлыгын исбатлый. Белгәнебезчә, бүгенге болганчык чорда күмәкләшеп һәм киңәшләшеп эш итмәсәң, кыенлыкларны кичеп чыгуы бигрәк читен. Рбишча халкы арасында үзара нык дуслык хөкем сөргәнне күреп, район социаль яклау идарәсе һәм җирле авыл администрациясе соклануларын яшерә алмадылар. Кыен хәлгә төшкән, мөмкинлекләре чикләнгән һәм ярдәмгә мохтаҗ булган авылдашларына карата изге гамәл кылучы барча рбишчалылар исеменә алар рәхмәт белдерделәр.
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|