поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.12.2016 Язмыш

«Хатыным гына коткарды мине»

Хәле чыдый алмаслык булган чакта да, кеше тормыш шартларына яраклаша, җайлаша белә. Мөмкинлекләре чикле очракта да, алар тулы тормыш белән яши. Яшәештә үз урыннарын табудан тыш, һәр мизгелгә сөенә һәм аны кадерли белә. Өстәвенә, алардан оптимизм да ташып тора.

Фотосурәттәге шәхесләр зур ихтирамга лаек. Әнфис әфәнде белән Алиса ханымның карашлары ук аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәте турында сөйләп тора. Сүзләрендә дә, күзләрендә дә мәхәббәт балкый. Бер-берсенә ныклы терәк, какшата алмаслык таяныч алар.

Әнфис Хафизов Караидел районыннан. Туган авылы Муллакайдан ерак булмаган Аскын районының Кашка авылы кызы Алиса белән Уфада таныша. 2003 елда яшьләр гөрләтеп туй уздыра һәм ике гашыйк башкалада яши башлый. Алиса – поликлиникада лаборант, ә Әнфис төзелештә слесарь булып эшли.

2007 елда Әнфис әфәнде эш урынында һәлакәткә очрап, бик күп җәрәхәт ала. Сынмаган сөяге, яраланмаган урыны калмый. Озак вакыт дәваханәдә ятарга туры килә, Алисасы бер адымга да аннан китми. «Хатыным гына коткарды мине», – ди ул. Кызганычка, һәлакәттән соң ул аягына баса алмый һәм бүген бары тик инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнә.

Шәһәрдә яшәү авырлаша башлагач, яшьләр авылга кайта. Алисаның әти-әниләре белән бергәләп матур тормыш көтә башлыйлар. Алиса ханым авылдагы дәваханәгә лаборант булып эшкә чыга. уллары Айнур мәктәпкә укырга керә. Ә гаилә башлыгы, тик утыр­мыйм дип, сәйләннән искитмәле сыннар, җәнлекләр, агачлар эшли башлый. Кул эшендә таш, агач, гипс, балчык кебек табигый материалларны кулланып, аңа интернеттан, журналлардан идея­ләр алып, үзенең фантазиясен дә кушып җибәрә. Вак сәйләннән күз явын алырлык әйберләр эшләү өчен сәгатьләр буе аларны тигез итеп тимер чыбыкка тезү күпме түземлек һәм ихтыяр көчен таләп иткәнне күз алдына китерегез инде.



– Сәйлән бөтен авыртуларымны, җан әрнүен баса. Бар булган борчуларымны онытып, шуның белән мәш киләм. Нәрсә генә булуына карамастан, гаиләдә барыбыз да – оптимистлар. Гаиләм – зур терәгем. Аллага шөкер, Алисам бик тырыш. Хәзер аңа ир-ат эшен дә башкарырга туры килә. Үзем бик чыгып йөри алмагач, кибеткә дә ул бара. араларыбыз­ны кайгы якынайтты гына. Чын мәхәббәт нәкъ шундый буладыр, дим.

Кашка – Аскын районының иң зур авылларының берсе. Биредә мәктәп тә, балалар бакчасы да, дәваханә дә бар. Кибетләре берничә. Анда сатуда Әнфиснең кул эшләрен дә очратырга була. Бәйрәмнәр алдыннан бик күпләп сатыла икән.

–  Никтер барыбер авыл халкы кул эшенең кыйммәтен аңлап бетерми. Ул аңа заводта чыккан товарга кебек карый. Кайчак, сынны ясап бетерәм дип, төн йокыларын калдырып, тырышып эшләгәнне бар кеше дә аңламый, – ди оста.

Әнфис Хафизовның кул эшләре океан артындагы Америкага кадәр барып җиткән. Анда яшәүче ханым интернетта гипс һәм сәйләннән эшләнгән агачны күреп, аңа гашыйк булган. Тумышы белән Башкортстаннан булган ханым, җәйге ялга туган ягына кайткач, агачны сатып алган. Туган ягын хәтерләткән каен агачы аның бүлмәсен әле дә бизәп тора. Әнфис әфәндегә интернет аша сәламнәрен һәм рәхмәтен еш язып тора ул.

Хафизовлар – яшь һәм тырыш гаилә. Быел алар йортларын яңарта. Аны зурайтып, эчке ягына заманча ремонт ясый. Гаилә башлыгы төзелеш эшләрен җебенә тиклем белгәч, ремонт аның күзәтүе астында барган. Әмма йортка керү белән тәүдә аның ремонтына түгел, ә һәр почмакны бизәүче кул эшенә игътибар итәсең. Анда гөл савытына кадәр – эксклюзив.

Эш арасында Әнфис Хафизов компьютерда уйный. «Танклар дөнья­сы»на битараф түгел. Анда да уенчылар арасында конкурслар уздырып торалар икән. Анда катнашам дип, шырпыдан, кәгазьдән, платмассадан, фанерадан эшләнгән танклары бар. Ай саен уенны оештыручылар конкурска карата таләп куялар икән, анда катнашу өчен, алар әйткән материалдан техника макеты эшләнергә тиеш. катнашучы соңыннан эшен фотога төшереп җибәрә. Әнфис әфәнде анда да катнашып, берничә тапкыр җиңеп чыккан.

 «Көнне ничек уздырырга?» – дип зарланмый ул, ә киресенчә, «Ничек вакытны җиткерергә?» – ди. Үз-үзенә антидепрессант уйлап тапкан Әнфис Хафизовка «Афәрин!»  дип кенә әйтәсе килә. Андыйлар алдында тормыш үзе артка чигенеп, юл бирәдер, якты киләчәккә илтүче ишекләрне ачадыр, мөгаен...


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 07.12.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»