|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2016 Могҗиза
Кабак орлыкларында – Аллаһ сүзләре! (ФОТО, ВИДЕО)Рәкыйбә һәм Габделәхәт Ситдыйковлар Кара Чишмә авылында зур хуҗалык тоталар. Чирмешән районының башка авылларында да аларны хезмәт сөючән, гадел, иманлы һәм динле гаилә буларак хөрмәт итәләр. Бүгенге көндә дә күпләп эре терлек тоткач, чөгендер, кабак, бәрәңге дә мулдан үстерәләр. Быел исә хикмәтле кабак уңышы алганнар: гап-гади кабак эчендәге орлыкларда гарәп язуларын танып була. Урта зурлыктагы кабактан гарәп язулы төшләр килеп чыга. Кыяфәтләре белән тук, таза орлыклар түгел, ләкин һәрберсендә язу. Ирле-хатынлы Ситдыйковлар Аллаһыны зекер итеп яшиләр. Узган ел хаҗ кылып та кайттылар. Габделәхәт абый – авыл мөәзине, Чирмешән районы азанчылары ярышында беренче урынга лаек булган.
--- |
Иң күп укылган
|