поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
07.12.2016 Медицина

Мин - 72 яшьлек карт: бу хәлне сөйләргә дә оят, валлаһи

Моны сөйләргә дә оят, валлаһи. Мин авылда яшим, терелеп булмый торган йогышлы чир белән авырыйм. Нишләп шулай килеп чыкканын һаман да аңламыйм. Өенә дә кайтып күренми торган азгын адәм түгел бит инде мин, ә 72 яшьлек карт. 15 ел элек хатыным үлеп, тол калдым. Хәзер 93 яшьлек авыру әни белән бергә яшибез. Балалар – шәһәрдә, аларның үз тормышы.

Ир-атка авыру карчыкны карау җиңел түгел. Хәлемне аңлап, күрше кызы ярдәм итә башлады. Яшь кенә булса да, җитез, елмаеп-көлеп кенә тора, сүзгә кесәгә керми. Мондыйларны ир-ат халкы бик үз итә. Миңа да ошады. Нәрсә генә әйтсәм дә, нинди генә тәкъдим белән чыксам да, берсен дә кире какмый. Аралар якынаеп киткәнен сизми дә калдым... Сак­лану чаралары күрмәдем, ни өчен дигәндә, аны белеп тә бетермим.

Кинәт кенә колагым авырта башлагач, район табибларына чыгып киттем. Алар онкология диспансерына җибәрде. Яман шештән шикләнделәр. Диспансерга ятар алдыннан, ВИЧ һәм сифилистан тикшеренү өчен кан анализы тапшырдым. Икесе дә уңай булып чыкты. Миндә – ВИЧ та, сифилис та икән. Нинди чирләр икәнен бераз чамалыйм бит инде, башымны тотып, егылып үләр дәрәҗәгә җиттем. Үләм дип кенә үлеп булмый бит әле. Табибларга соңгы арада кем белән, ниләр булуын сөйләп бирүдән башка чара калмады. Тире-венерологик авырулар диспансерында күрше кызы белән бергә сифилистан дәваланырбыз дип кем уйлаган? Авылдашлар бер-бер артлы килә торды. Күршем йогышлы чирне миннән башка тагын сигез кешегә йоктырган икән. Яшьрәк чагым булса, ул хатынны болай гына калдырмас идем. Мин – яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган, күпме гомер калгандыр?! Минем язмышка дучар булучылар арасында япь-яшь егетләр дә бар. Ә теге хатынны һаман тикшерәләр. Тагын күпме кешегә чир “бүләк” иткәндер?..
 
Республика СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәге белгечләре ВИЧ-инфекция белән авыручылар сөйләгәннәрне туп­лап, китапчык чыгарды. “Дуслар белән мунчада җыелгач...” “Командировкага баргач...” “Интернетта танышкан идек...” Тарихлар­ның һәркайсы матур башлана, күңелсез тәмамлана. 72 яшьлек карт – әнә шул меңнәр арасыннан берсе. Бигрәк гыйбрәтле һәм үкенечле язмышлар. Кызганыч, авылларыбызда да ниләр генә булып ятмый бүген.
 
Бу атнада, Россия күләмендә ВИЧ/СПИД таралуны туктату максатыннан, чаралар оештырыла. Казан дәүләт медицина университеты студентлары, әлеге йогышлы чирне ачыклау ниятеннән, экс­­п­ресс-тест үтте. Мондый чаралар даими булып тора. Октябрь аенда Казандагы бер зур сәүдә-күңел ачу үзәген­дә ун көн дәвамында тикшерү уз­дырганнар иде. Анда 1 мең 266 кеше анализ тапшырган. Нәтиҗәсе дә билгеле: 18 кешедә ВИЧ-инфекция табылган. Белгеч­ләр аларның һәр­кайсына СПИД-үзәккә килеп тик­шеренергә анализ биреп карарга киңәш итә. Бишесе килгән, диагноз расланган. Калган­нары­ның бернинди хәбәре юк. Экс­п­ресс-тест аноним рәвештә уза, кеше анда ни исем-фамилиясен әйтми, ни яшәү урыны турында мәгълүмат калдырмый.

– Менә шулай инде бездә, белгән очракта да белгечләргә чап­мыйлар, – ди Республика СПИД­ка каршы көрәш һәм про­фи­лактика үзәгенең медицина буенча баш табиб урынбасары Фирая Нәгыймова. – Диагнозны ка­бул итәселәре килми. ВИЧ/СПИД хакында ишетергә дә, бе­лергә дә теләмиләр. Юкса иртә­рәк беленү үзләре өчен кирәк.
 
Никадәр иртәрәк исәпкә бас­саң, шулкадәр тизрәк дәва­лана башлыйсың. Ә кешенең нинди чир белән авыруын белә торып та дәваланмавы, беренче чиратта, үзенең сәламәтлегенә зыян сала. Икенчедән, ул чирне башкаларга да таратачак. 80 процент очракта чир иртәрәк беленә икән. “Кешегә тикшеренү бик мөһим булуын сеңдерергә тырышабыз, – ди Фирая Идиятулловна – Бер мәртәбә наркотик кулланып карадыңмы, һич икеләнмичә, анализ тапшыр. Бер тапкырында да чир ияртү куркынычы зур”.

ВИЧ элек кенә наркоманнар чире санала иде һәм авыру бер шприцны берничә кеше куллану нәтиҗәсендә таралды. Хәзер хәл башкачарак: сырхауларның 65 проценты йогышлы чирне җенси юл белән иярткән.
 
Аларның яшенә килсәк: 35тән башлап, 50 яшькәчә кешеләр, ди белгечләр. Ягъни гамь­сез бала-чага да, яшүсмер дә түгелләр, гаиләләре, ирләре, ха­тын­нары, балалары, эшләре бар. Кыскасы, тормышлары бөтен яктан көйле. Ә нәрсә җитми? Авырт­маган башка – тимер тарак... Очрак­лы җенси якынлык аркасында ВИЧ-инфекция ияртәләр. Бу хакта бе­леп алгач, аптырап калалар, елый­лар, үкенә­ләр, тик хәлне үз­гәр­тә алмыйлар. Моның белән килешергә генә кала. Чир йогышсызландырылмаган медицина җи­һаз­ла­рыннан да, чиста булмаган та­туировка коралларыннан да күчә ала.

– Безгә килгән кешеләр арасында, татуировка ясатканда иярде, дип әйтүчеләрне хәтерләмим, – ди Фирая Нәгыймова. – Баштарак сәбәбен аңлата алмыйча торалар. Аннары искә төшерәләр, ачылалар. “Кайчандыр, бер генә тапкыр...” – дип каргана башлыйлар. Кызганыч, чир ияртү өчен бер тапкыр җенси якынлык кылу да җитә. ВИЧ-инфекция кан анализы тапшырганда ярты ел дәвамында беленмәскә дә мөмкин.

Белгеч әйтүенчә, диагнозны ишеткәч, тыштан нык күренгән кеше дә борчыла, ничек яшәрмен, башкалар күзенә ничек күреним, бу хәбәрне якыннарыма ничек җиткерим, дип курка башлый. СПИД-үзәктә аны табиб-инфек­ционист, махсус терапевт, дерматовенеролог, психолог, социаль хезмәткәр чорнап ала. ВИЧ белән дә яшәп булуын сөйлиләр, чирне бүтәннәргә йоктырмау өчен сак­лык чаралары күрергә, даруларны вакытында эчәргә өйрәтәләр. Бездә тикшеренеп тору өчен мөмкинлекләр бар, бушлай дарулар белән өзеклек юк. Үзәк бел­гечләре шимбә көнне дә эшли. Баштарак читенсенгән кеше дә соңрак шул режимга җайлаша. Сырхауларның 56 проценты даруларны даими вакытында алып эчеп тора. Россиядә – иң яхшы күрсәткеч бу, ди белгечләр.

Россиядә ВИЧлы аналар арасында бала табучылар артты. “Моны да гадәти хәл дип кабул итәргә кирәк, – ди Фирая ханым. – Алар өчен дә бала кадерле һәм тансык”. Чир карындагы балага да иярмәсен өчен, комплекслы чаралар күрелә. Йөккә узган хатынга химия профилактикасы үткәрелә. Нәтиҗәсе яхшы: 2015 елда 300гә якын ВИЧлы хатын бала тапкан булса, аларның 2-3енең генә чире баласына йоккан. СПИД-үзәк белгечләре соңгы биш елда республикада хәл тот­рык­лылана дип саный, ягъни узган елларга караганда, чир әкренләп кими бара. Әмма тынычланырга иртәрәк әле: бүген әлеге чир үтеп кермәгән район юк инде. Элек Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск тө­бәкләрендә күп табыла иде. Хәзер үсеш Казанда, Чаллыда күзәтелә.


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.12.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»