|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2016 Бәйрәм
Яңа ел каникулларында рәттән тугыз көн ял итәчәкбезЯңа ел каникулларында россиялеләр рәттән тугыз көн ял итәчәк - 2016 елның 31 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Иван Шкловц белдерүенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә. Киләсе елда беренче эш көне дүшәмбе, 9 гыйнвар була, дип билгеләп үтә ул. 2017 елның 1 гыйнвары якшәмбегә туры килгәнлектән, россиялеләргә Россия Хезмәт кодексы буенча өстәмә ял көне тиеш. Ул көн җомга, 24 февральдә биреләчәк. Шулай итеп, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан дүрт бәйрәм һәм ял көне – 23 февральдән (пәнҗешәмбе) 26 февральгә (якшәмбе) кадәр булачак.
--- |
Иң күп укылган
|