поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.12.2016 Язмыш

Юлда барганда "үләсем килми" диде...

2016 Кәбисә елы тыныч кына узып бара дигәндә, кара кайгы аяктан екты. Көтмәгәндә, уйламаганда, җир җимертеп йөргән 29 яшьлек якын дустым якты дөнья белән хушлашты...

Дустым Юля белән 2004 елда Казан социаль-гуманитар көллиятенең юридик факультетына укырга кергәч таныштык. Беренче тапкыр күргәч, ул миңа ошамады, чөнки тышкы кыяфәте буенча бераз "неформалка"га охшап тора иде. Һәрвакыт карадан киенде, күзләрен карага буярга ярата иде. Үзенә күрә стиле булды. Тик аралашып киткәч, аның күңеле саф, чиста, үзе дә бик ихлас, гади кеше булуын аңладым. Укудан тыш та гел бергә идек без. Телефоннан сөйләшеп туя алмыйбыз, ял көне булса, я мин аларга барам, я ул безгә килә иде. Шулай итеп, без аерылмас дусларга әйләндек.

Укыганда суд приставы, регпалата, суд - кая гына булмасын, практикага бергә йөрдек. Практикага, яисә укырга барасы булса, икебез дә бертигез ераклыктагы тукталышка барып күрешеп, бергә утырып китә идек. Юля шулкадәр акыллы иде. Ул чеп-чи марҗа кызы булса да, татар телендә иркен сөйләште. Бервакыт мин аны дәү әни янына авылга алып кайттым. Күпләр аның рус кызы булуын белмәде дә, чөнки ул барысы белән татарча аралашты. Юляның сөйкемле сөяге бар иде, аны һәркем яратты, үз итте. 

2006 елның җәендә укуны тәмамладык. Мин зәңгәр дипломлы булдым, Юля кызыл диплом алды. Ул безнең төркемдә кызыл дипломга лаек булган бердәнбер тырыш укучы иде. Кодекстагы маддәләрне шартлатып сөйли иде. Ә көллияттән соң безнең алда югары белем алу максаты торды. Әлбәттә, Юля үзен бары тик юрист итеп күрде, шуңа күрә юридик факультетны сайлады. Ә миндә бу һөнәр кызыксыну уятмады. Юля никадәр үзе белән укырга керергә үгетләсә дә, журналистика бүлегенә укырга кердем. Икебез дә КФУда читтән торып төрле бүлекләрдә белем алдык. Күрешсәк, ашханәгә кереп чәй эчми калмый идек.

Ә җәй көне мин бер егет белән таныштым. Мөнәсәбәтләр дуслыктан ара китмәсә дә, көн дә күрешә идек. Ләкин бу миңа Юля белән күрешергә комачаулады. Шуннан теге егеткә Юляны берәр дусты белән таныштырырга тәкъдим иттем. Имеш, аннан соң бергә күрешәчәкбез, Юля да янымда булачак. Леша белән Юля бер күрүдән бер-берсенә гашыйк булдылар. Мин аның бәхетенә сөенеп туя алмадым. Теге егет белән күптән аралашмасам да, Леша белән Юля арасында мәхәббәт дөрләде. Без һәрвакыт күрешеп тордык, бәйрәмнәрне бергә үткәрдек. 2010 елда мин сөйгән кешемә кияүгә чыктым, шул ук елның ноябрендә Юля да Лешага кияүгә чыкты.

Икебез дә гаилә мәшәкатьләренә чумдык. Күрешүләр сирәгәйде. Нигәдер Леша хатынын дус кызлары белән күрештерүгә атлыгып тормады. Юля белән телефон аша аралашып, сагынышып яшәдек. Мин бер-бер артлы ике малай алып кайттым. Тик Юляларның гына балалары булмады. Мин һөнәрем буенча яраткан эшемдә эшләсәм, Юля шундый тирән белеме белән үзенә эш таба алмады. Кибеттә эшләп йөрде. Моңа бик борчылдым, чөнки аның менә дигән юрист булачагына шикләнми идем. Ә күптән түгел Юля, ниһаять, хыялындагы эшенә урнашты. Баш күтәрми эшләде, һәр суд эшен җиңеп барды. Кыска гына вакыт эчендә үз тырышлыгы, көче белән шактый акча эшләргә өлгерде. Киләсе елга малай алып кайтам дип хыялланды. Тик...

23 ноябрь көнне Юля барыбызны да кара кайгыга салып якты дөньядан китеп барды. Леша шалтыратып бу котычкыч хәбәрне җиткергәч, "син нәрсә инде, андый сүз белән шаярырга ярамый!" дип кычкырдым. Кызганычка каршы, бу хәбәр дөрес булып чыкты. Гомерендә өйдә ятып авырмаган, йөрәгенең каян икәнен дә белмәгән Юля 21е көнне йөрәк авыртуына, хәле булмауга зарланган. Тормыш иптәше шундук ашыгыч ярдәм чакырткан. Медицина хезмәткәрләре кардиограмма ясаган, "ниндидер үзгәрешләр бар, ләкин бу нормаль хәл, эшендә көч килгәндер", дигәннәр. Әгәр аны шул ук көнне хастаханәгә алып китсәләр, бәлки ул исән калыр иде! 22се дә хәле булмый Юляның, тамагыннан ризык үтми. Ә 23е ул бөтенләй хәлсезләнә. Леша туганнарына хәбәр итеп, ашыгыч ярдәм чакырта.

"Юлда барганда "үләсем килми" диде. Хастаханәгә алып килгәч тә, ярдәм күрсәтергә ашыкмадылар. Ниндидер бомжларны карыйлар, ә безнеке хәлсез ята, хәтта аңын югалтып алды. Шуннан соң шунда эшләүче күршемә шалтыратып ярдәм сорадым. Ниһаять, селкенә башладылар. Юляны реанимациягә алып кереп киттеләр, 4 тапкыр йөрәге туктап алган... Табиблар ике сәгать буе аның гомере өчен көрәште, ләкин коткарып кала алмадылар. Аортасында тромб булу сәбәпле, үлде дип аңлаттылар", - дип сөйләде Юляның әнисе урынына калган апасы, әнисенең бертуган сеңлесе. Юляның әнисе 35 яшендә үлгән булган, ул абыйсы белән әтисе тәрбиясендә үскән кыз. Бу гаиләнең эчкерсез, ярдәмчел булуына исем китә иде, абыйсы да, әтисе дә гел елмаеп кына сөйләшә торган изге күңелле кешеләр.

Юляны 26 ноябрьдә Казанда әнисе белән бергә җирләделәр. Җирләргә килгән һәркемнең күзендә яшь мөлдерәде. Лешаның бертуган апасы аңын югалтып егылды. Әтисе 2 тапкыр инфаркт кичергән, ул да бик кызганыч иде. Юля хәзер әнисе белән чәчәкләргә күмелеп ята. Аның урыны җәннәттә, башкача була да алмый. Юляны җирләгәннән соң ике көн йөрәгем авыртты. Аннан соң бөтенләй хәлсезләндем. Ашыгыч ярдәм чакырткач, килмәделәр, участок табибы дәваласын, диделәр. Ләкин яңа закон нигезендә хәзер участок табиблары авыруның өенә йөрми икән. Сырхауханәдән яшь егет килеп укол ясап китте. Шундый җаваплы эштә эшләүче кешеләрнең ваемсызлыгына шаккатам. Кеше гомере - иң кадерле нәрсә бит...

Тыныч йокла, минем Юлям... Бу язмам сиңа дога булып барып ирешсен иде...


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 04.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»