поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
01.12.2016 Мәдәният

Салават Фәтхетдиновка ике Президенттан да эләккән

“Без, ниһаять, татар кызларын киендерә башладык. Чишенеп беткәннәр иде бит, аз гына калган иде. Кемдер аларны чишендерде... “Нәрсә карап торасың, канәгатьме син моңа?” дип моның өчен миңа ике Президенттан да эләкте. Шуңа күрә бу минем бурычым”, диде жюри рәисе, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов кичә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган “Татар моңы” конкурсына багышланган матбугат конференциясендә.

Матбугат чарасының азагында ул “чишендерүчеләрнең” берсен атап та үтте: “Марат («Барс Медиа» Инновацион эшлекле үзәк ҖЧҖнең директорлар советы рәисе Марат Гәрәев) “Барс-медиа”ны барлыкка китерде. Ул татар эстрадасын ясаган кеше, ул татар җырының бәясен күтәрде. Чөнки рус концертларына караганда татар концертлары арзанрак тора иде, бу кимсетә торган күренеш иде. Марат оештырган “Татар җыры” концертларына билет табып булмый. Бу яхшы! Маратның ялгышлары бар инде – ул кызларын чишендерде...”

“Җитмеш җырчы була алмый, җиде яхшы җырчы булырга тиеш. Ә без җитмешне алдык. Аларга җитмеш төрле берсеннән-берсе матур костюм тектердек. Аларның исемнәре дә, җисемнәре дә, киемнәре дә татарча булачак. Әзер артистны алып, акчага төреп, сәхнәгә чыгарып бәрергә акыл кирәкми, минемчә, - дип дәвам итте үз фикерен Салават Фәтхетдинов. - Балалар татарча сөйләшми дибез. Үзебез үк алар белән русча сөйләшәбез. Өйдә булмаган тәртипне илдә салып булмый. Әйдәгез, шушы конкурс белән Татарстаныбызны тәртипкә салыйк әле – татарча сөйләшсеннәр, татарча җырласыннар! Хәзер дөнья үзгәрде. Хәтта әбиләребезгә дә татар моңы кирәкми, аларга да Элвин Грей кирәк. Гаҗәпләнәм – бу замана агышымы, әллә мәгънәсезлекме икән?!”

“Җырчыларның сыйфаты түбәнрәк булырга мөмкин, чөнки без җырчыларны үзебез эзләп табабыз, башка конкурслар табылган белән генә эшлиләр”, -дип тә аңлатып үтте конкурсның жюри рәисе.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел «Татар моңы» халыкара конкурсының бюджеты – 5 миллион сумнан бераз артыграк. Шуның 1 миллион сумы – приз фонды булын да исәпкә алсык, башка зур бюджетлы фестивальләр белән чагыштырганда, моның бик кечкенә сумма булуы билгеләп үтелде. Беренче ел конкурсның бюджеты нибары 600 мең сум булган.


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Татар-информ
№ --- | 01.12.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»