поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
05.11.2009 Җәмгыять

БЕРДӘМ БУЛЫЙК, АЕРЫМ ТОРЫЙК!

Менә тагын бер “календарь бәйрәме” җитте. Бердәмлек көне дип атала ул. Түрәләр “4 ноябрьдә фәлән кадәр чара уздырдык, аңа фәлән кадәр акча китте”, – дип кочак-кочак хисап язар хәзер. Гади халык исә, чираттагы ялга сөенеп, кемдер хуҗалык тирәсендә казынып, кемдер “салып”, бу “бәйрәмне” тыныч кына өйләрендә үткәрер.

Көне бар, бердәмлеге юк, дип күп тапкыр кабатланды инде. Безнең илдә мәңге булмас та. Артык төрле шул без, бер-беребезне аңларга, берләшергә теләк тә, сәләт тә юк. Күптән түгел, Ураза аенда, Кремльдә музыкаль фестиваль үткәрү тирәсендә җәнҗал купкач, бер рус коллегам нык гаҗәпләнгән иде. “Ник мөселманнар шундый мәдәни чараның ямен җибәрә?” – дип ризасызлыгын белдерде ул. “Бездә мәетләр өстендә җырлап-биеп утыру гадәте юк шул,” – дидем. Барыбер аңламады. Чөнки үзара аңлашу дәүләтнең үзенә дә кирәк түгел. Бердәмнәр белән идарә итүе, ай-һай, авыр ул. Ә таркаулар белән ансат. Таркаулыкны саклап торырга да кирәк. Таба суына башладымы – кыздырып алырга, ә моның өчен милли һәм дини азчылыкны түбәнсетүдән дә кулайрак нәрсә юк.

 

Әнә, Мәскәү мэры Юрий Лужков белән федераль миграцион хезмәт башлыгы Константин Ромадановский килешә алмый интегә. Лужков мигрантларга каршы чын көрәш ачкан. Ул ышандырганча, башкаладагы 47 процент җинаятьләрне чит илдән килүчеләр кыла икән. Ромадановский исә бу сан 18 процент чамасы гына, Русия күләмендә 3-4тән артмый, ди. Лужковның үз шәһәрен якларга маташуы аңлашыла. Ләкин нигә кешеләрне ак белән карага бүләргә? Болай да ел башыннан башкалада мигрантларга каршы 170 җинаять кылынган, 53 кешене үтергәннәр. Күбесе – үзбәк. Хакимият үзе үк “дошманнарны” күрсәтеп торганда, яшьләр азынмый кая барсын?!

 

Советлар Союзында секс булмаган кебек, Татарстанда милли низаг юк, җәмәгать! Толерант ич без. Ләкин чынында бездә дә скинхедлар җитәрлек. “Арийская нация” хыялы белән татар егетләре дә саташып йөри. Бер очрашып сөйләшкән дә идем мин алар белән. Безнең бөтен бәхетсезлек чит илләрдән килгән мигрантлар аркасында дип ышандырдылар. Гәрчә Мәскәүдә булсынмы ул, Казандамы – шулар бөтен кара эшне башкарырга риза. Казанда хәзер трамвай-троллейбусларны да Урта Азия “кунаклары” йөртә бит, чөнки үзебезнекеләр ул акчага чиләнүдән җирәнә. Ә болар түзә. Җитәкче кешегә Русия гражданины урынына мигрантны, бигрәк тә законсызын алу отышлырак та әле. Тиеннәргә дә рәхәтләнеп эшлиләр, бернинди хокуклары да юк, ничек теләсәң, шулай боргалап була...

 

Барыбер толерант республикада яшәп ятышыбыз. Безне күреп, чит ил кунаклары шаккатып китә. Дуслык-татулык бар. Әле күптән түгел генә Алабугада Татарстан халыклары ассамблеясы Советы утырыш үткәрде. Республикабызда катнаш никахлар арта икән. Түрәләр моны яхшы фал дип юраган. Катнаша-бердәмләшә торып, тәмам “россиянин” булып куймагаек... Тик алай ук барып чыкмас. Юктан бар ителгән бәйрәмнәр дә кирәкмидер, бәлки? Бердәмлеккә омтылучыларның үз партияләре бар бит инде, анда кереп тигез сафлар белән йөрсеннәр. Көчләп берләштергәнче, һәркемнең үзенчәлеген истә тотып, хөрмәт итеп яшәргә өйрәнсен иде илебез. Бердәмлек тә, татулык та шул вакытта гына мөмкин. Кыскасы, бердәм булыйк, аерым торыйк!


Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ
Безнең гәҗит
№ 44 | 03.11.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»