поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
30.11.2016 Мәдәният

Казанда «Ул кабызган утлар балкышы» гала-концерты үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

29 ноябрьдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Ул кабызган утлар балкышы» гала-концерты уздырылды. Анда бөек драматург, артист, режиссёр К.Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйгенең зона сайлап алу этаплары ай дәвамында Буа, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә уздырылган иде. Республика мәктәпләрендә белем алучылар спектакльдән өзек, монолог һәм җыр номинацияләрендә көч сынашты. Казан укучылары исә Кәрим Тинчурин исемендәге VIII милли драматургия театр фестивале кысаларында күрсәтелгән спектакльләрне карап, түбәндәге иҗат эшләрен башкарды: фәнни-иҗади эш, инша, рәсем-эскиз һәм макет. Балаларның иҗатын Татарстанның танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде.

Финалга үткән укучыларга Казан буйлап экскурсия оештырылды. Балалар башкалабызның истәлекле урыннары белән танышты.

Театрыбыз гримерлары бәйге финалистларына грим салу буенча мастер-класс уздырды. Бутафория, костюмнар цехы буйлап уздырылган экскурсия дә балаларда зур кызыксыну уятты.

«Ул кабызган утлар балкышы» гала-концертын Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, быел бәйгедә республиканың 300дән артык мәктәбеннән балалар катнашырга теләк белдергән.

«Һәрберегез үз алдыгызга максат куегыз һәм сез аңа, һичшиксез, ирешерсез!», — дип, укучыларга теләкләрен җиткерде Фәнис Мөсәгыйтов. Гала-концертта җиңүчеләрне Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин, Татарстанның халык артистлары Исламия Мәхмүтова, Әнәс Галиуллин, Зөфәр Харисов, ТР Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм сәнгати белем бирү бүлеге баш белгече Аида Мозаффарова, Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова, республика районнарының мәдәният бүлеге җитәкчеләре һәм башкалар тәбрикләде. Финалга узган укучылар исә үзләренең сәләтләрен тагын бер кат күрсәтеп, Тинчурин театры сәхнәсендә спектакльләрдән өзекләр, монологлар тәкъдим итте, җырлар, биюләр башкарды. Төрле номинациядә җиңүчеләр диплом, сын һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Гран-при ияләренә бәйгенең төп бүләге — «Бәллүр Кәрим» сыны тапшырылды.

Искәртеп үтик: беренче тапкыр 2012 елда оештырылган әлеге бәйге К.Тинчурин исемендәге театр тарафыннан, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән, К.Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында уздырылды. Ул татар театрлары һәм мәктәпләре арасындагы бәйләнешне ныгыта, укучыларны милли рухта тәрбияләүдә уңай йогынты  ясый.


---
Тинчурин театры
№ --- | 29.11.2016
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»