|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2016 Криминал
Татарстанда җиде мәчетне баскан каракны тотканнарБалтачта җиде мәчетне баскан каракны тоттылар, дип яза районның “Хезмәт” сайты. Узган атнада Балтач эчке эшләр бүлегеннән угрыныӊ тотылуы турында хәбәр килеп төште. Полиция хезмәткәрләренә эш ясаган бу бәндә Балтачныкы булып чыккан. Районда инде ул «Ислам нуры» мәчетен басканнан соӊ, 5 Аллаһ йортларындагы сәдакә әрҗәләренә тиенләп җыелган акчага кулын сузарга өлгерә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бу кешенеӊ машина белән йөрүен дә, максаты - каерып ача ала торган сәдакә әрҗәләре икәнен дә беләләр. Берничә җиргә яшертен сак куярга туры килә һәм 7 мәчеткә - Кариле авылы мәчетенә килгән «төнге кунак»ны җинаять эшләгән вакытта кулга алалар.
--- |
Иң күп укылган
|