поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
05.11.2009 Җәмгыять

ДӨРЕС ЮЛДАН БАРАБЫЗМЫ?

Якты киләчәк яшьләр, балалар кулында. Ул киләчәк нинди булыр соң? Туган телен белмәгән, нинди җәмгыятьтә яшәгәнен аңламаган, техника колына әверелгән балалардан ни көтәргә?

Мәктәп һәр баланы олы юлга әзерләү, тормышның асылын өйрәтү, белем бирү вазифасын үти. Әмма гаилә белән беррәттән мәктәп тәрбия дә бирергә тиеш. Һәр нәрсәгә үз фикере булган балалар тәрбияли алабызмы соң? «Бүген илдә нинди хәлләр бар?» – дигән сорау да күп очракта җавапсыз калачак. Уйлап карыйк әле, укудан кайткан баланы телевизордан яңалык карарга, газетадан хәбәрләр укырга мәҗбүр итеп буламы? Юк шул. Ул йә дәрес әзерли, йә компьютерга утыра, йә урамга чыгып китә. Дөньядагы хәлләргә күзәтү ясау, анализлау, фикер алышуга баланы бары тик мәктәптә генә җәлеп итеп була. Минем фикеремчә, тарих дәресләренең һәрберсе «Бүген илдә ниләр бар? Дөньяда нинди яңалыклар бар?» дигән сораудан башланырга тиеш. Класс сәгатьләрендә телевидение хәбәрләрен, рус, татар матбугатларына күзәтү ясарга, һәр балага, аерым бер ил буенча мәгълүмат туплап, башкаларны таныштыру кебек биремнәр йөкләргә кирәктер.

 

Баланы наданлыктан саклап калу юлларын хәзер үк эзли башлау зарури. Китап укудан бала-чага инде күптән читләште. Укырга кирәкле китапны да уку елы башында алып, ачып та карамыйча, май аенда тапшыручы балалар бар. Күбесенең өйләрендә китапханәләре дә юк. Замана балаларын телефон, компьютер, телевидение тапшырулары ярдәмендә рухи яктан надан калдыру бара. Игътибар итегез, балалар карый торган телевидение тапшыруының берсендә дә китап укучы персонажлар юк. Ул сериалларда берсе дә китап укымый, эшләми, ләкин рәхәт һәм бай яши. Балалар шуны күреп үсә, тәрбияләнә.

 

Элек кеше укымышлы, белемле булган. Андый кешене хөрмәт тә иткәннәр. Ә хәзер? Акча барысыннан да өстен. Акчалы кеше акыллырак кешегә караганда яхшырак яши. Ә егерме-утыз елдан нишләрбез? Акылны акчага сатып алып булырмы соң? Гомер буе җырлап-биеп, спорт белән генә шөгыльләнеп яшәп булмас бит. Ә бүген нәкъ менә шул өлкәләргә басым ясала. Хәзер биш баланың өчесе җыр-бию, спорт түгәрәгенә йөри.

 

Бүген җәмгыять, халкыбыз уйланырга тиеш зур мәсьәлә ул – балаларның дөньяга карашлары дөрес юнәлештә булмау, кызыксынмаучанлык, үз фикереңне әйтеп, дәлилләп бирә алмау. Татар кешесенә тыйнаклык хас, ләкин курку түгел. Һәр нәрсәгә баланың шәхси фикере, мөнәсәбәте булырга тиеш дип уйлыйм мин.

 

Мәктәпне бетереп чыккач, тормышта югалып калмаслык фикерле балалар булсын иде ул хәзерге һәм киләчәк буын. Һәрберсе индивидуаль шәхес булып, дус, тату, милләт өчен янучы татарлар булып калсыннар иде.


Айсылу МӘРДАНОВА
Шәһри Казан
№ 201-202 | --
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»