поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
29.11.2016 Мәдәният

«Татар моңы» конкурсында милли көйләр заманча яңгырашта биреләчәк

«Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы быел 8нче тапкыр үткәрелә. Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра. Быелгы конкурсның төп идеясе – милли көйләр заманча яңгырашта. Конкурсның төп максаты: татар халык җырларын, татар классик композиторларының әсәрләрен пропагандалау һәм яшьләр арасында популярлаштыру.

Татар музыка сәнгатенең югары үрнәкләре саналган әсәрләрне башкаруны төп таләп итеп куеп, конкурс сәләтле яшьләрнең зәвыгын үстерүне дә үзенең максаты итеп саный.

Шулай ук, конкурсның тагын бер максаты – Татарстаннан һәм Россиядән читтә яшәүче сәләтле татар яшьләрен барлау һәм аларга профессиональ ярдәм күрсәтү.

Конкурс 3 этапта уза: 1нче тур – сайлап алу туры, ул февральда башланып, ел буе дәвам итә. Иң элек Россия регионнарында һәм татарлар яшәгән чит илләрдә уза. Октябрь аенда, ягъни ел ахырында гына “Татар моңы” Казанга әйләнеп кайта һәм Казан дәүләт консерваториясендә, Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстан яшьләре өчен сайлап алу уза. Иң көчле дип танылган конкурсантлар 2нче турга үткәрелә. 2нче һәм 3нче турлар телевизион форматта бара.

2нче һәм 3нче турга конкурсантларны Миләүшә Айтуганова җитәкчелегендә Рәсим Ильясов, Наил Сәгъдиев әзерлиләр: репертуар сайлауда ярдәм, репетицияләр, аранжировкалар ясау, сәхнә киеме сайлау һ.б.

2016 ел дәвамында сайлап алу турлары Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Түбән новгородта, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә, Башкортостанда (Өфе), Екатеринбургта, Оренбург өлкәсендә Әсәкәйдә, Магнитогорскида, Нижневартовскта, Казахстанда, Үзбәкстанда, Украинада узды.

Конкурсның географиясе: Кытай, Ташкент, Нәвои (Үзбәкстан), Казахстан, Украина, Бельгия (Брюссель), Мәскәү, Мәскәү өлкәсе (Подольск), Санкт-Петербург, Кырым, Магнитогорск, Екатеринбург, Свердловск өлкәсе (Первоуральск), Әсәкәй, Ырынбур һәм Ырынбур өлкәсе, Ульяновск һәм Ульяновск өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Мари Иле, Мордва Республикасы, Башкортостан, Түбән Новгород өлкәсе, Пермь өлкәсе, Самара өлкәсе, Татарстан, Казан.

Ел дәвамында барлыгы конкурста 800 дән артык яшь башкаручы катнашты. Февраль аеннан ноябрьга кадәр дәвам иткән сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча 2нче турга 70 конкурсант үтте.

Конкурсның жюри әгъзалары:

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров
Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйт Хәбибуллин
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыкант Наил Сәгъдиев.

Жюри рәисе – Татарстанның халык артисты, Роосиянең атказанган артисты, профессор Салават Фәтхетдинов.

Конкурсның сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Миләүшә Айтуганова.

Конкурсның башкарма мөдире – Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова.

2016 елгы конкурсның төп үзенчәлекләре, мөгаен, академ вокалга басым ясау һәм инструменталь башкаруга игътибар бирүдер. Нәкъ шушы юнәлешләр бүгенге көндә иң катлаулылардан санала һәм бу номинацияләрдә, гадәттә, конкурс кечкенә була.

2 тур — 28, 29, 30 ноябрь һәм 1нче декабрь көннәрендә, 3нче тур – 2нче декабрь көнне “Татарстан-Яңа гасыр” каналында булачак.

Нәтиҗәдә, 30 лауреат билгеләнәчәк. Аларга акчалата премия һәм “Татар моңы” символикасы һәм милли бизәкләр төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Өстәвенә, Мәдәният министрлыгы тарафыннан 3 махсус приз һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы сәләтле яшьләргә Ярдәм фондыннан махсус приз каралган. Лауреатлар һәм 2нче турда катнашкан дипломантлар Гала-концертта чыгыш ясаячак.

Гала-концерт 6 декабрьда, 19.00 сәгатьтә Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узачак.

Бөтендөнья татар конгрессы


---
Addnt.ru
№ --- | 29.11.2016
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»