поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.11.2016 Язмыш

Авыл тормышыннан куркып ялгыз калдым

-Минем яшьлегем кызыклы пионерия, комсомол вактына туры килде. Туган авылыма хезмәт итәрмен, ди антлар бирсәм дә, шәһәргә чыгып киттем. Калага китәсе килүнең төп сәбәбе – авылдагы юлсызлыктан, бүлеп бирелгән яшелчә эшкәртүдән тәмам туйган идек. Без класстан өчәү барып урнаштык калага.

Җитен комбинатында авылдашыбыз Мәгъмүрә апа эшли иде. Килүгә аның янына елыштык. Авылдаш апа ярдәме белән заводка эшә урнаштык. Өч-дүрт ай эшләдек микән, тулай торактан бүлмә биреп куйдылар. Нәсимә белән мин унике квардрат метрлы бер бүлмәгә туры килдек. Сәвияне марҗа кызы янына керттеләр. Бездән аерылу ошамадымы, әллә чыннан да шәһәргә ияләнә алмадымы, Сәвиябез бердәнбер көнне кире кайты да китте авылга. Урыс кызы Валясы бик сагынып йөрде үзен, Сәвия дә очраганда Валядан зарлану сүзе әйтмәде. Кире кайтуның төп сәбәбе чыннан да авылны сагыну булгандыр. Кайту белән фермага эшкә урнашкан. Авылга кайткан-киткәндә ишетеп киләбез, сыйныфташыбыз еллар үтә-үтә сыер савучылар арасында алдынгылар рәтенә чыкты. Алдынгы булып, кайда гына бүләкләсәләр дә, кызыкмадым аның тормышына. Авыл хуҗалыгының ни икәнен кечкенәдән күреп үстем, ни икәнен беләм.

Без дә авыр яшәдек дип әйтмим. Трамвайга утырып кына заводка барабыз да, көнлек эшебезне эшләп, бүлмәбезгә кайтып керәбез. Барыбыз да бертөсле, эшләгәнебез яшәргә җитеп бара. Концерт-театрларга йөрибез, кичләрен сыер савып изаланасы юк, елга портына барабыз. Берничә тукталыш булса да җәяүләп йөрибез. Анда киңлек, теплоходлар йөзә. Ул елларда авыл баласының төшенә дә кермәгән шәһәр тормышында кайнап яшәвебезгә куанып гомер кичерәбез. Яшьлек вакыт бит, авылны сагынып та карамадык. Һәм иң мөһиме шул – егетләр, кияүгә чыгу турында уйлап та карамадык. Болай да рәхәт иде безгә. Өстәвенә авылга ничә кайтсак та, егетләр салмыш. Авызларыннан аракы исе аңкып тора. Ничек итеп шулар кочагына керергә кирәк инде. Уттан курыккандай курыктык авыл егетләреннән. Ач тамагым, тыныч колагым дип яшәүләргә ни җитә?! Утызга кадәр яшәп торыйк әле, насыйп булса утызда да алырлар дип көлешә идек. Заводта эшли-эшли, акча туплап, бер бүлмәле фатир сатып алдым. Җан рәхәте!

Менә быел илле яшемене уздырырга дуслар, туганнар җыелгач аптырап киттем. Фатирыбызга чак сыйдык. Чыннан да бер бәйрәм булсын әле дип, бергәләп калага чыгып киткән Сәвия белән Нәсимәне дә чакырдым. Күңелле булсын диде микән, Сәвия оныгын ияртеп, авыл күчтәнәчләрен мулдан төяп килеп керде. Эше җиңел түгел бит, күз төпләре җыерчыкланып, куллары картайган. Иң беренче күзгә шул ташланды. Шәһәрнең икенче почмагыннан Нәсимә дә килеп җитте. Киттеләр болар Сәвия белән гаилә турында сөйләшеп. Менә шунда үземне чыннан да ялгыз калганлыгымны аңладым. Һәр чорның үз сөйләшү темасы да бар икән бит. Мин базардагы яшелчә, күлмәк бәясе сөйләшсәм, алар балалары, оныклары турында гәп коралар. Күңелемне бер корт кимереп куйды шулчак. Аларның тормышы  мәгънәлерәк үткән бит. Йөз-кыяфәткә мин яшерәк күренсәм дә, алар бәхетлерәк иде. Исерек егетләр дә ир булган, айнып та киткәннәр.

Минем кебекләр хәйран күп Казан каласында. Барыбыз да авыл тормышы авырлыгыннан туеп, заводка кереп оялаган идек, завод ирсез калдырды. Авыл җирендә, мәҗбүри ирле буласыңдыр ул. Ялгызың гына авыл тормышын тартуы кыен бит. Ә заводта эшләп кайткач, капка-койма кадаклыйсы юк, бакча эшкәртәсе, утын әзерлисе, су кертәсе юк. Нигә ул ир? Әмма, ялгышканмын... Ир ул кара-каршы утырып, чәй эчәргә дә кирәк икән. Илле яшьлегемне үткәргәч ялгызлыгымны бик яхшы аңладым.

Мөнирә Хәернасова сөйләгәннәрне Зәмирә Сәмигуллина язып алды. Казан.

Чыганак: Саба таңнары
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 29.11.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»