|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2016 Шоу-бизнес
Николай Дроздов, тормоз белән газны бутап, кеше бәрдергән78 яшьлек Николай Дроздов бәхетсез очракка тарыган. Ул үзенең "Судзуки Гранд Витара" автомобилендә барганда башкала урамында юлны аркылы чыгучы 53 яшьлек ханымны бәрдергән. Николай Николаевич шунда ук машинасыннан чыккан да ярдәмгә ташланган. Үтеп баручы кешеләр зыян күргән ханымга ашыгыч ярдәм чакырганнар. Ул җитди җәрәхәтләр алган. Хәзерге вакытта травматологиядә ята. Фаразларга караганда, Дроздов машина алдыннан юлга кинәт килеп чыккан ханымны күреп туктамакчы булган. Әмма педальләрне бутап, тормозга басасы урынга газга баскан, дип яза "Әлмәт таңнары".
--- |
Иң күп укылган
|