|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2016 Бәйрәм
Айдар Галимовның әнисе Бибинур ханым: «Берәр әйбер сатып алса да, шундук миңа хәбәр итә»Бибинур Галим кызы Галимованы Миякәдә (Башкортстан) белмәүчеләр юк. Айдар Галимовның әнисе булганга түгел, ул 38 ел буе укытучы булып эшләгән, үз эшенең остасы. Сөйләме дә бик акыллы, һәр җөмләсе төгәл. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Тормыш иптәше Миңнегани белән Миякә районының Олы Кәркәле авылында яшиләр. Авыллары искитмәле: Айдар тырышлыгы белән, Ракай чишмәсе яңартылган, Җиңү скверы пәйда булган. Айдар Галимов кубогына ел саен балалар арасында футбол турниры да нәкъ шунда уза. – Берәр әйбер сатып алса да, шундук миңа хәбәр итә. Мин: «Игелеген күр, бәхетле бул», – дип телим. Депутатлыкка барырга тәкъдим ясауларын да ул миңа беренчеләрдән хәбәр итте. «Улым, иң мөһиме – кешегә ярдәмең тисен. Кайда халыкка кирәксең, шунда бул», – дидем.
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|