поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
25.11.2016 Мәдәният

Бүген Тинчурин театрында «Ефәк баулы былбыл кош» спектакленең премьерасы тәкъдим ителәчәк (ФОТО)

Бүген кич К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында тамашачыларга сезонның беренче премьерасы — күренекле татар язучысы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Ефәк баулы былбыл кош» спектакле тәкъдим ителәчәк. Спектакль Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулу уңаеннан сәхнәләштерелә. «Ефәк баулы былбыл кош» – традицион татар театры кануннары буенча куелган классик мелодрама.

Әсәрне театрның баш режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәгә куя.  Рәссамы – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Кумысникова, композиторы – РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев. Хормейстер - Алия Хәмзина.

Спектакльдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Люция Галләмова, Сәлим Мифтахов, Лилия Мәхмүтова һәм яшь артистлар Лилия Камалиев, Айдар Фәтхрахманов катнаша.

Аяз Гыйләҗевнең «Ефәк баулы былбыл кош» әсәре Тинчурин театрында 1982 елда режиссер Равил Тумашев тарафыннан куела һәм зур уңыш белән бара.

Спектакльдә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында – ямьле күл буенда бара. Биредә ветераннар өчен картлар интернат-йорты урнашкан. Анда тәрбияләнүчеләрне язмыш төрле юллар белән шунда китергән. Күбесе кайчандыр шау-шулы зур гаиләләре белән яшәгән бу өлкәннәрнең барысын да ялгызлык берләштерә. Әлбәттә, дәүләт аларны ташламый – картлык көннәрендә сыеныр урын һәм ашау-эчү белән тәэмин итә. Ләкин адәм баласына яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәк. Хөкүмәт йортында тәрбияләнүчеләргә әнә шулар җитми. Кемдер гаиләсен сугыш елларында югалткан, икенче берәүләр балалары исән булып та ятим калган. Төп каһарман Рәшидәнең дә кайчандыр үз гаиләсе булган. Әмма, өч улы сау-сәламәт була торып та, ул бүген гомер көзен картлар йортында уздырырга мәҗбүр.

Кайсы яманрак: якыннарыңны югалтып, караучысыз калумы, әллә балаларың булып та, аянычлы картылыгыңны ялгыз каршылаумы? Мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр белән сугарылган әлеге спектакль шушы сорауларга җавап эзли.

 


---
Тинчурин театры
№ --- | 25.11.2016
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»