|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2016 Мәдәният
Камал театры Дания Нуруллинаның юбилей кичәсенә чакыра26 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Дания Нуруллинаның юбилей кичәсе уза. Кичә программасында Камал театры репертуарының “Зәңгәр шәл”, “Үлеп яратты”, “Качаклар” һәм “Дивана” спектакльләреннән өзекләр күрсәтелә. Артистканы юбилее белән дуслары һәм коллегалары: Россиянең халык артисткасы, опера җырчысы Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, язучы Ркаил Зәйдулла, язучы, Татарстан Республикасының Дәүләт советы депутаты Рәзил Вәлиев, җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Хәйри һәм Камал театрының яшь актерлары Ришат Әхмәдуллин һәм Раил Шәмсуаров тәбриклиләр. Шулай ук кичә программасында Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Казан” бию ансамбле, “Сөембикә” журналы, Казан хореография көллияте, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры, татар театрлары, Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлеге чыгышлары, Парижда (Франция) яшәүче дусларыннан видеокотлаулар, яңа китапны презентацияләү һәм башка күп кенә сюрпризлар көтелә. Билетларны театр сайтында “Афиша” сәхифәсендә алырга мөмкин: kamalteatr.ru. Касса телефоны: (843) 293-03-74. ММЧ өчен аккредитация: 293-83-18, kamal.press@tatar.ru ***
--- |
Иң күп укылган
|