поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
03.11.2009 Җәмгыять

СОҢГЫСЫ ТҮГЕЛ!

Соңгы елларда республикада талантлы укучыларны барлауга аеруча нык игътибар бирә башладылар. Татфондбанк, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәме белән тәүге тапкыр оештырылган "Авылның 100 талантлы баласы" дип аталган акциянең дә максаты әнә шуңа юнәлдерелгән иде.

Кичә башкалабызның "Корстон" күңел ачу үзәгендә бәйгедә җиңү яулаган укучыларны, аларга белем биргән укытучыларны тәбрикләделәр. Бу егет-кызларга ел әйләнәсе ай саен бер мең сум стипендия биреләчәк. Ә мөгаллимнәргә исә көнкүреш җиһазы алу өчен сертификат тапшырдылар. Егет-кызларның һәркайсы үз җиңүләрендә остазларының хезмәте зур булуын таный. Монда инде мәктәпнең нинди белем бирүе дә әһәмиятле. Әйтик, кайбер мәктәпләрдән икешәр укучының хезмәте уңышлы табылган. Буа районының Чәчкап урта мәктәбеннән дә Гомәр Сабиров һәм Рания Җиһаншинаның исемнәрен атарга мөмкин. Һәм иң куанычлысы: ел саен олимпиада нәтиҗәләре буенча бер-ике укучы Казан дәүләт университетының физика факультетына кереп бара икән.

 

11 нче сыйныф укучысы Гомәр Сабиров – физика һәм астрономия буенча республика олимпиадаларында җиңү яулаган егет. Бүген мәктәпләрдә астрономия фәне укытылмауга карамастан, Гомәрдә әлеге фәнгә мәхәббәт сүнми. Дәресләр тәмамлангач, укытучысы Зөфәр абыйсы белән алар яңадан-яңа гыйлемнәр туплый икән. "Космогеодезист һөнәрен үзләштерәсем килә, КДУның физфагына барырга исәп тотам. Ә хыялым– космоска очу. Йолдызларга, планеталарга Җирдән түгел, ә космостан карыйсым килә", – ди Гомәр. Ә укытучысы – Зөфәр абыйсы мәктәп­ләрдә бер генә сәгать булса да астрономияне өйрәтергә кирәк дип саный.

 

Бәйгенең җиңүчеләре – биология, экология, математика, физика, химия һ.б. олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алган укучылар. "Минем укытучым бик белемле, бертуган апам да олимпиадаларда катнаша иде. Кызыксынуларыма аларның йогынтысы зур булды. Мәскәү дәүләт университетының биология факультетында укыйсым килә. Элек сәнгать мәктәбенә йөри идем, хәзер буш вакыт бөтенләй юк диярлек", – ди Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсе укучысы Татьяна Лебедева.

 

– Дәресләрне кызыклы һәм файдалы итеп оештырган чакта, сәләтле укучыларны барлау бер дә авыр түгел, – дип белдерә Балтач урта мәктәбе укытучысы Ленар Сәлахов. Җиңүче балалар стипендия акчасын нәрсәгә сарыф итәчәген уйлап куйганнар инде. Белем үстерүгә, хыялда йөрткән нәрсәне тормышка ашыруга... Әйтик, табиб булырга хыялланган, Түбән Кама районыннан килгән Валерия Волкова, акчаның бер өлешен театрга йөрүгә тотачакмын, ди.

 

– Бүген кризис чорында банкларның үзләренең хәл­ләре дә җиңел түгел. Шуңа да карамастан, әлеге банк игелекле эш башлап җибәрде. Башкаларга бу үрнәк булып тора, – ди ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов.

 

Бу – беренчесе һәм соң­гысы булмаячак. Алдагы елларда банк бәйгене оештыруын дәвам итәргә җыена. Республикада исәпләнгән 1700ләп авыл мәктәбе, анда укыган 100 меңнән артык укучы арасында талантлылар бик күптер әле.

 

Наил Курамшин фотосы.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 223 | 03.11.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»